Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электрон машина йөртү таныклыкларының кайчан гамәлгә керәчәге билгеле булды

Бер елдан соң машина йөртү һәм автомобильне теркәү турындагы таныклыкларны үзең белән алып йөрүнең кирәге калмаячак.

Электрон машина йөртү таныклыклары 2020 елда ук гамәлгә керергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Михаил Черниковка сылтама ясап хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бер елдан соң машина йөртү һәм автомобильне теркәү турындагы таныклыкларны үзең белән алып йөрүнең кирәге калмаячак.

«Электрон мәгълүматлар базасы булмаганда, машина йөртү таныклыгы кешенең транспорт чарасы белән идарә итәргә хокуклы икәнлеген раслый иде. Хәзер исә моны мәгълүмати системалар ярдәмендә гамәлгә ашырырга мөмкин», - дип белдерде ул.

Черников билгеләп үткәнчә, әлеге яңалык ялган документлар, шулай ук тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә охшаган машина йөртүчеләрнең бер үк таныклыкны куллануына бәйле очраклар белән көрәшергә ярдәм итәчәк.

Фото: архив/Михаил Захаров/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X