Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Электрон ярминкә”гә Татарстан җитештерүчеләренең 600 төрдән артык продукциясе теркәлгән

Интернет аша товар сатып-алу сайтына көненә 40 кулланучы керә.

Татарстанда узган елның декабреннән эшли башлаган “Электрон ярминкә” сайтына 218 товар җитештерүченең 21 категориядәге 600дан артык төр продукциясе кертелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” уздырган матбугат очрашуында “Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” АҖ генераль директоры Дмитрий Холопов әйтте.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясен интернет аша сату-алу сайтына көненә 40 кулланучы керә. Бу аңлашыла да, чөнки проект әле узган елның декабрь аеннан гына эшли башлаган.

Дмитрий Холопов “Электрон ярминкә”не ничек кулланасын да күрсәтеп узды.

“Мәсәлән, сайтка кереп, категорияләр исемлегеннән “сөт” дигән графаны сайлап алсагыз, Татарстан картасы чыга. Ә анда яшел нокталар белән сөт җитештерүчеләр күрсәтелә. Шуның берсенә басып сайласагыз, авыл хуҗалыгы эшмәкәренең шәхси битенә күчәсез. Әйтик, менә без сайлаган “нокта” - Белоглазова шәхси хуҗалыгы сөтнең 900 граммлы кабын 34 сумнан тәкъдим итә. Шунда ук фермер хуҗалыгы урнашкан авылны, эшчәнлекне чагылдырган фотоларны карарга була. Махсус графада эшмәкәрнең ничә баш мал асравы, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге стажы, биләгән җир мәйданы күрсәтелгән. Иң соңгы пункт - эшкәмәкәрнең контактлары. Аңа басып, сез сатучы белән турыдан-туры элемтәгә керә аласыз. Продукцияне сезгә барып алу отышлымы, китереп бирү кулаймы – анысын җитештерүче белән килешергә була”, – диде Дмитрий Холопов.

Искәртеп үтик, “Электрон ярминкә” декабрьдән генә эшли башлаган яңа проект. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларны һәм сатып алучыларны берләштерә. Аның ярдәмендә продукцияне өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкин. Ул сатып алучының вакытын экономияли, ә җитештерүченең сатучыга хезмәт хакы, аренда бәясе кебек чыгымнарын киметә. 

Фото: Александр Эшкинин

эhttp://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев