Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Элемтә министры изоляция режимы тәмамлангач пропусклар базасы юк ителәчәген әйтте

Айрат Хәйруллин татарстанлыларны үзләре турында шәхси мәгълүмат өчен борчылмаска чакырды.

Татарстанда яшәүчеләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда урамга чыгарга мөмкинлек бирә торган цифрлы пропусклар белән бәйле мәгълүматлар базасы әлеге режим тәмамланганнан соң юк ителәчәк. Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Ул татарстанлыларны үзләренең шәхси мәгълүматлары өчен борчылмаска чакырды. «Үз-үзеңне изоляцияләү режимы төгәлләнгәч, без хәзерге вакытта Ак Барс Банкы системасында сакланган бөтен мәгълүматлар базасын юк итәчәкбез», — дип ачыклык кертте министр.

Шул ук вакытта, Хәйруллин цифрлы пропускларның яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы таралуын кисәтүдә әһәмияте зур булуын искәртте. Ул «кешеләрнең җәмәгать урыннарына күпләп килүен чикләргә» ярдәм итә һәм инфекция таралу ихтималын киметә, дип искәртте ул.

 

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда цифрлы пропускларны интернет аша бирә башлаулары хакында хәбәр иткән иде инде.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев