Саба таңнары

Елышлылар өчен юл проблемалары үткән заманда калачак

35 хуҗалыгы, анда 86 кеше яшә­гән Елыш авылы моңарчы чын мәгънәсендә юлсызлыктан интекте. Район үзәгеннән 19 чакрым ерак­лыкта урнашкан салага бигрәк тә яз-көз айларында ике тарафтан да юл өзеклеге зур мәшәкать тудырды. Шунысы куандыра: быелдан елышлылар өчен юл проблемалары үткән заманда калачак. Бүгенге көндә Түбән Шытсу - Елыш авылларын тоташтырган...

35 хуҗалыгы, анда 86 кеше яшә­гән Елыш авылы моңарчы чын мәгънәсендә юлсызлыктан интекте. Район үзәгеннән 19 чакрым ерак­лыкта урнашкан салага бигрәк тә яз-көз айларында ике тарафтан да юл өзеклеге зур мәшәкать тудырды. Шунысы куандыра: быелдан елышлылар өчен юл проблемалары үткән заманда калачак.

Бүгенге көндә Түбән Шытсу - Елыш авылларын тоташтырган юлда кызу эш кайный. Ерактан карап торганда биредәге вәзгыять техника парадын хәтерләтә. 6,2 чакрымны тәшкил иткән юлда бер-бер артлы тезелгән техника юл салуның нинди колачлы һәм катлаулы хезмәт икәнлеген күрсәтә. Быелгы сезон башлануга, иң элек юл салу өчен җирне әзерләү эшләренә керешелде. Иң катлаулысы: Елыш авылының сөзәк таулары киселеп, авышлыгы тиешле нормаларга китерелде. Бүгенге куәтле техникаларның таулар күчерер көчкә ия икәнлеген күпләр күреп хәйран калгандыр. Хәзерге вакытта әлеге участокта "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы хезмәткәрләре тулы куәтенә эш алып бара. 12 августтан эш мәйданын кабул итеп алган мастер Илнур Сабуров бригадасы егетләре юлның нигез өлешен эшләү белән шөгыльләнә. Бу - юл салу процессында иң катлаулы һәм дәвамлы эшләрнең берсе. Барлыгы 6,2 чакрым юлның 5 чакрымына инде ком, вак таш салынган. "Бер көнгә уртача 500-600 тонна ком, вак таш салына. ГОСТ таләпләре буенча ком катламының калынлыгы -18, вак таш 16 сантиметр булырга тиеш. Бөтен нечкәлекләр тулысынча үтәлеп, сантиметрлар белән төгәл үлчәнә, шулай булмаганда юлның сыйфатына хилафлык килә",- ди тәҗрибәле мастер. - Эштә тоткарлыклар юк, егетләр тырыш. Авыл эчләрендә эшләү бераз кыенлык тудыра. Чөнки хәрәкәт, техника күп, эшнең темпын киметә. Көннәр безнең файдага булганда, бар көчне эшне тизрәк төгәлләүгә бирәчәкбез".

Мастер Илнар Шәфигуллин җитәк­че­легендәге 20ләп егеттән торган бригада биредәге участокның 4 чакрымына аскы кат асфальтны салып өлгергән. Ул 6 сантиметр калынлыгында түшәлә икән. "Кукмарада урнашкан заводта җитештерелгән асфальт көненә 800-900 тонна ташыла. Бер машина 30 тонна төяп 3әр рейс ясый дигән сүз бу. Асфальтны бер көнгә 1 километр салабыз",- ди Илнар.

Юлның тигез, сыйфатлы булуы нигез өлешеннән башлап, асфальт катламына кадәр тулы бер системаның уртак тырышлыгына корылган. "Бу участок-быелгы сезонның иң күләмле объекты. Бүген биредә җитмештән артык кеше, 50ләп техника эшли. Төп бурыч - яңгырлар башланганчы беренче кат асфальтны салып бетерү, быелга шул планлаштырылган ," - ди филиал директоры Марат Гарипов.

"Авыл юлсызлыктан бик интекте. Язын-көзен бирегә керү мөмкин булмагач, авыл халкы асылмалы күпер аша Сабадан китерелгән ипигә йөрде. Шунысы куандыра: авылга юл салына башлагач, Елышта күпләр йорт төзү эшләренә керештеләр. Чөнки моңарчы төп киртә булып юлсызлык торды",- ди Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Кадрия Дәүләтгәрәева. - Бик зур масштаблы эш башкарылды. Мишә елгасы аша күпер салынды. Тау кадәр тау яссы хәлгә китерелде. Әле алай гына да түгел, тау башында нәкъ юл уза торган җир борынгы каберлек урынына туры килде. Авыл халкы аны изгеләштереп, "Изгеләр каберлеге" дип атап йөртте, анда тарих буенча берничә кеше күмелгәнлеге билгеле иде. Бу урындагы сөякләрне казып алып, авыл зиратына күчерергә туры килде. Шушындый тарихи моментлар да булды".

"Авылыбызга юл булу белән яңа сулыш өрелә, яңа йортлар калка тора, без моңа бик шат. Авылда мәктәп яшендәге 3 бала гына бар, яшь гаиләләр дә артса-яшәреп тә китәр, дип өметләнәбез. Моңарчы кайтасы кеше кайта, китәсесе китә алмый азапланды. Бу олы эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт",- диләр Язилә һәм Илдар Якуповлар. "Игелеген күреп, хәвеф-хәтәрләрсез генә йөрергә язсын",- дип дога кыла Саймә әби дә.

Юл салу - чыгымлы да, гаять катлаулы да хезмәт. Иң мөһиме, изге эш ул. Күпме юлаучы чын күңеленнән рәхмәтен укып, азап-михнәт күрмичә теләгән җиренә бара ала. Юллар һәркемне дә сөендерсен генә иде!

Автор Фәридә Вилданова,Нурхан Дәүләтов фотолары.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: