Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты

Эмиль Гарипов җирле хоккейчылар белән очрашты.

Бүген "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Арчага Гагарин кубогын алып кайтты һәм район хоккейчылары белән очрашты.

Хоккейчыны Арча район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды. "Гагарин кубогының Казанга әйләнеп кайтуы шатлыклы вакыйга. Капкада безнең район егете Эмиль Гариповның торуы һәм районыбыз исеме яңгыравы зур горурлык. Эмильгә шушы хезмәте өчен зур рәхмәт", - диде ул. 

Эмиль Гарипов җавап йөзеннән рәхмәт сүзләрен белдерде. "Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Минем өчен бу зур дәрәҗә", - диде.

Танылган капкачы Арчаның "Дракон", "Ястреб", "Ракета", "Металл", "Факел" хоккейчылар командалары белән очрашты, фотога төште. Шуннан соң Кубокны Урта Бирәзәгә алып киттеләр.

Эмиль Гарипов Бирәзәдә узачак Сабан туенда катнаша. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Чарага шулай ук Данис Зариповның килүе көтелә. 

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев