Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энергия югалтуларын булдырмыйк

Электр энергиясен кулланучыларга тотрыклы житештерү - хезмәтебездә мөһим бурычларның берсе. Хәзер линияләрдә электр энергиясен югалтулар (шул исәптән урлашулар сәбәпле дә) элекке чор белән чагыштырганда күпкә кимеде.

Моңа ирешүгә, әлбәттә, иске типтагы электр хисаплагычларын зур төгәллекле яңалары белән алмаштыру кампаниясе дә ярдәм итте. Шулай ук электр линияләре кисемнәре яңага һәм зурракка, изоляциясез алюминий чыбыклар СИПларга (самонесущий изолированный провод) алыштырылды. Өстәмә яңа КТПлар куелды, линияләрнең озыннары кыскартылды. Әмма бу эш төгәлләнмәгән һәм бу юнәлештә күрәсе чаралар әле шактый. Бүгенге көндә Иштуган бистәсендә эшләр тәмамланып килә, Югары Симет авылында төгәлләнде. Юлбат һәм Югары Шытсу авылларында яңарту башланып, 2016 елда тәмамланыр дип көтелә.
Электр энергиясен югалтулар ничек барлыкка килә соң? Менә алар:
1.Электр энергиясен кулланучыларның дәүләт тикшерүе вакыты чыккан хисаплагыч приборлардан файдалануы. Мондый приборлар кулланылган энергияне ким саный башлыйлар. Хисаплагыч прибор өчен энергия кулланучы үзе җавап бирә. Ягъни дәүләт тикшерүе вакыты чыккан очракта үз хисабына яңадан тикшерү үткәртә яки яңа хисаплагыч сатып алып куя. Хисаплагыч төзек булмаган очракта энергия кулланучы абонент шулай ук яңа хисаплагыч сатып ала һәм үз хисабына куйдырта. Бу очракларда тотылган электр энергиясе өчен кулланучы уртача ел буе тотылган электр энергиясе күрсәткеченнән чыгып түләргә тиеш була.
(уртача ел буе хисаплагыч күрсәткече буенча). Бу хакта Россия Хөкүмәтенең "Милек хуҗаларына һәм күпфатирлы йортлар һәм торак йортлар биналарыннан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында"гы Карарында (6 май, 2011ел, №354) язылган.
2.Хисаплагычларның күрсәткечләрен дөрес алмау. Биредә тиешле 6,7,8 сан урынына кимрәк сан буенча гына исәп-хисап ясала. Нәтиҗәдә җитмәүчелек дистәләрчә тапкыр ким килеп чыга. Шундый ялгышлык булмасын өчен хисаплагыч күрсәткечен ай саен алырга һәм кулланылган энергия өчен түләр алдыннан квитанцияләргә язарга һәм телефоннан "Татэнергосбыт" ААҖенең бушлай эшли торган "кайнар линия" телефоны буенча ай саен хәбәр итәргә кирәк.
3. Энергия урлаулар - югалтуларның иң зур өлеше. Электр энергиясен төрле юллар белән үзләштерәләр: электр җиһазларының һәм приборларының тоташтыргыч кабельләрен хисаплагычка кадәр, ягъни электр үткәргечләре бинага кергән урында элеп кую юлы белән. Хисаплагычларның күрсәткечләрен киметеп күрсәтә торган итеп боргалаучылар да була. Көчле магнит ябыштырып прибор әйләнешен акрынайту белән шөгыльләнүчеләр дә ачыклана. Андый осталарга каршы хисаплагычка «магнитка каршы» наклейкалар куела. Наклейка янына магнит китерүгә, наклейка штрих кодын югалта һәм электр челтәре хезмәткәренә акт төзергә сәбәп бирә. Электр урлаучыларның эшләре судка китүе хакында быел июнь аенда язган идек. Инде нәтиҗәләре белән таныштырыйк. Сабаның Дуслык урамындагы 18нче йортта яшәүче "Х" электр энергиясен түләүсез кулланганы өчен 29511 сум штрафны суд карары чыкканнан соң, өенә приставлар килгәч, түләргә мәҗбүр булды. Ә Кояшлы урамындагы 28а йортындагы хисаплагычны үз белдеге белэн рөхсәтсез салдырып алыштырганы, шул рәвешле күрсәткечләрнең исәбен югалтканы өчен эше судка барып җиткәч, "Х" 5746 сумны үз ихтыяры белән түләде.
4. Физик заттагы кулланучылар белән эшләүдә тагын бер проблема - учет приборларына планлы тикшерүләр үткәрүдәге, контроль күрсәткечләр алудагы кыенлыклар. Болар нигездә хуҗалары анда елдан артык яшәмәгән (вафат булган, башка җиргә күчеп киткән һ.б.) яки законлы варисларын билгеләү мөмкин булмаган ташландык йортлар. Саба районында электрны билгеле бер сезонда гына (нигездә җәйге дачада) файдаланучылар да бар. Алар энергия өчен "Татэнергосбыт" предприятиесе җибәргән квитанция буенча гына түлиләр. Елның башка фасылында электр кулланылган очракта да, квитанция булмау сәбәпле, энергия өчен түләнми. Нәтиҗәдә электр энергиясен сатуда җитди проблемалар туа. Республика масштабында алганда, аеруча тәҗел мәсьәлә, энергия системасы үсешенә тоткарлык булып тора, электр энергиясе белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген киметә, "Сетевая компания" ААҖендә икътисадый югалтуларга китерә. Проблеманы хәл итү өчен электрны "сезонлы" кулланучыларга учет приборларын бинаның фасадына чыгарырга тәкъдим итәбез. Бу Россия Хөкүмәтенең 442 санлы карары (04.05.2012) таләпләренә дә туры килә. Гомумән, сезонлы гына түгел, электр энергиясен даими кулланучыларга да учет приборларын бинаның тышкы ягына чыгарырга тәкъдим ителә.
Язма ахырында шуны искәртәбез: сезнең тарафтан район электр челтәре объектларында авария вәзгыяте барлыгы ачыкланса (үткәргеч чыбыклары өзелү, һавадан узучы линияләрдә һәм изоляторларда очкыннар чыгу, көчәнеш астында булган үткәргечләргә агач ботаклары тиеп тору), район электр челтәренең тәүлек дәвамында эшләүче дежур диспетчеры телефонына (2-33-61) ашыгыч хәбәр итүегез сорала. Сез вакытында биргән хәбәр кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәргә мөмкин. Электр энергиясен законсыз куллану мәгълүм булганда яки моны үзегез күргәндә, кичекмәстән район электр челтәренә (тел: 2-51-91) хәбәр итсәгез ашыгыч чаралар күреп булыр иде.

Васил Хәкимов,
Саба электр челтәрләре районы
начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X