Ерак китми суда ниләр акса да
Республикада дүрт елда 30дан артык су чистарту корылмасы сафка басты. Булганнарын төзекләндерү һәм яңаларын төзү өчен 1 млрд сум акча тотылган. Соңгы арада Лаеш, Әлки, Алабуга районнарында чистарту корылмалары ачылды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
“Юынтык суны чистарту корылмасы 80 процентка тузган иде инде. Пычрак су Чулманга агып ятты”, – дип сөйләде Лаеш башлыгы Михаил Афанасьев һәм үзгәрешләр өчен Татарстан Президентына, төзүчеләргә, республиканың Экология министрлыгына рәхмәтен белдерде. Лаешта чистарту корылмасы 1970 елларда ук төзелеп, соңгы тапкыр 1989 елда төзекләндерелгән булган. Ә хәзер ул тәүлегенә 450 куб метр суны чистарта.
“Якын көннәрдә Мамадышта да шундый ук чистарту корылмасы эшли башлаячак”, – ди төзелеш эшләрен башкаручы “Татарстан Республикасында газлаштыру, энергияне саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов.
Узган атнада мондый корылма Татарстанның Әлки районында да эшли башлады. Монысы тәүлегенә 250 куб метр суны чистарта. Биредә җитештерү-техник блок өчен яңа бина төзелгән, насос һәм һава өргеч җиһаз куелган. “Быел без алтынчы чистарту корылмасын ачабыз, анда кулланылган заманча материал озак вакытка чыдамлы, безгә 50-60 елга гарантия бирделәр. Череми, күгәрүгә бирешми, аларны кислота ашамый. Яңа система суны 98 процентка кадәр чистартырга сәләтле”, – ди фонд башлыгы.
“Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга чистарту корылмаларын алыштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Өстәмә 39 млн сум акча бүленде, шуның 19 миллионы шунда ук сукудыргыч башня һәм скважина урнаштыруга юнәлтелде. Бүген безнең район буенча 98 скважинабыз бар, шуның 18е – Базарлы Матакта”, – ди Әлки районы башлыгы Александр Никошин.
Алабуга районының Тарловка авылында да чистарту корылмасы сафка басты. Ул берничә ел элек бөтенләй эшләмәгән, пычрак су Чулман елгасына аккан. “Тарловканы Алабуга районына 2009 елны гына бирделәр. Чистарту корылмалары төп проблемаларның берсе иде. Халыктан зарлану сүзләре күп килде. Бу корылмаларга карап төзүчеләргә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт кенә җиткерәсе кала”, – ди Алабуга районы хакимияте башлыгы Геннадий Емельянов.
Белгечләр әйтүенчә, иске система белән чагыштырганда, яңасында тирән чистарту алымы кулланыла. Беренче стадия – механик чистарту, биредә ком утыра, эре чүп-чар алына. Су икенче стадиядә – биологик, өченчесендә тирәнтен чистарту уза. Дүртенчесендә суны комлы фильтр аша чыгаралар. Корылмаларда энергия саклаучы технологияләр кулланылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев