Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эре оешмалар газ ягулыгыннан нинди файда күрә? [+фото]

Хәзерге вакытта Татарстанда газ ягулыгына өстенлек бирүче автомобиль хуҗалары саны арта. Бактың исә, республикада бензин һәм дизельдә эшли торган транспорт чараларын күпләп газга күчерә торган эре-эре предприятиеләр дә бар икән. "Майский" агрокомбинаты - шундыйларның берсе.

Биредә газ ягулыгында эшли торган техниканы 2014 елда ук сатып ала башлаганнар. Әлеге эшчәнлеккә якынча 96 миллион сум акча сарыф ителгәнлеге билгеле. Дәүләт исә бу чыгымнарның 40 процентын, ягъни якынча 48,3 миллион сумын каплаган.

- Бүген газ ягулыгы бензин һәм дизель белән чагыштырганда 2-2,5 тапкырга арзанрак: бер литр газның бәясе 11-16 сум аралыгында тирбәлә. Шул рәвешле, техниканы газга күчереп бетерү безгә файдага гына булды: узган елда гына да 5,8 миллион сум акчаны янга калдырдык. Газ ягулыгында үтелә торган һәр километр ара 4,5 сум акчаны экономияләргә ярдәм итә, - дип сөйләде безгә "Майский" агрокомбинаты директоры Илшат Ганиев.

Шул рәвешле, хәзерге вакытта биредәге техниканың 100 проценты газ ягулыгында эшли дип әйтергә мөмкин. Кагыйдә буларак, аларның барысы да - Россиядә җитештерелгән транспорт чаралары. Ә менә Европадан кайтарылган MAN һәм Scania машиналарын, әлбәттә, газ ягулыгына күчермәгәннәр. Шулай ук әлегә җиңел машиналар да үзгәрешләргә дучар булмаган.

Ни өчен газ?

Билгеле булганча, ягулык бәясе кибет киштәләренә кайтарыла торган продукция бәясенә дә турыдан-туры тәэсир итә. "Майский" агрокомбинаты продукциясе шулай ук чыгарма түгел: агымдагы елда республика күләмендә тарала торган яшелчә, җиләк-җимешне башка еллар белән чагыштырганда 7-8 процентка арзанрак бәядән җибәрә башлаганнар икән. Шул рәвешле, әлеге продукциягә бәя арттыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел, диләр биредә.


- Гыйнвар аенда кыяр бәясе 2015 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 15-17 сумга очсызрак булды. Февраль аенда исә аларны 10-12 сумга, март аенда исә 7-8 сумга арзангарак саттык. Хәзер исә бездә кыяр узган ел белән чагыштырганда 8-10 сумга арзанрак, - дип белдерде Илшат Ганиев.

Әлбәттә, агрокомбинатта җитештерелгән продукциянең яртысыннан артыгы чит төбәкләргә чыгарыла. Анда бәяне шулай ук кыйммәт дип булмый - Россиянең башка регионнарына чыгарыла торган продукция узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда якынча 4-5 сумга очсызрак икән.

Билгеле булганча, "Майский" агрокомбинаты автопавильоннар системасыннан да актив файдалана. Әлеге транспорт чаралары предприятие продукциясен сәүдә үзәкләрендәге бәяләр белән чагыштырганда 2 тапкырга арзанрак итеп сату мөмкинлеге бирә. Бактың исә, бу яңа системадан файдалану карарын газ ягулыгына күчү процессы башлангач керткәннәр икән. Хәзерге вакытта агрокомбинат карамагында барлыгы 40 шундый павильон бар. Аларның яртысыннан артыгы газ ягулыгында эшли.

Газ станцияләре 350 километр саен очрый...

Мәгълүм булганча, газ ягулыгы дигәндә ике төрле газ күздә тотыла. Пропан-бутан күптән инде кулланылышта булса, метан газын ягулык буларак файдалануга күптән түгел генә күчә башладылар әле. "Майский" агрокомбинатындагы техниканың яртысы пропанда эшләсә, калганы - метанда.

- Әйтергә кирәк: транспорт чараларын газга күчерү эшчәнлеге ике төрле тормышка ашырыла. Теләге булганнар машиналарын газда да, бензинда да йөреп була торган итеп үзгәртә. Безнең машиналар исә тулысынча газга күчерелгән. Бу - двигательнең чыдамлылыгын да бермә-бер арттыра, аның вакытыннан алда таушалуын тоткарлый, - дип аңлатты "Майский" агрокомбинатыда транспорт бүлеге җитәкчесе Илдар Сибгатуллин.

Җитәкче сүзләренә караганда, пропанда эшли торган транспорт чаралары продукцияне республика күләмендә тарата. Ә менә метандагы транспорт чараларын исә ерак араларга җибәрәләр. "Метанның сыйфаты да яхшырак, өстәвенә, ул пропан белән чагыштырганда арзанрак та", - диләр биредә.

Кызганыч, хәзерге вакытта Россиядә газ станцияләре санын әллә ни күп дип булмый. Метанда эшли торганнары исә тагын да азрак...

- Беренче вакытта без бу проблема белән чыннан да очраштык. Якындагы ягулык станциясенә барып җитәргә өлгерми, сүнеп калу очраклары да булды. Бу мәсьәлә исә газ балоннарын арттыру ярдәмендә хәл ителде. Беренче вакытта машинага 8 шундый баллон урнаштырылса, хәзер исә аларның саны 12 гә җитте, - ди белгеч.

Илдар Сибгатуллин сүзләренә караганда, бу кадәр газ белән якынча 450 километр ара узып була. Ә Россия төбәкләрендә исә метанда эшли торган газ станцияләре якынча 350-400 километр саен урнашкан.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев