Саба таңнары

Эш белән балалар онытылган

"Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада", - диләр бит әле. 77 яшьлек Фәйрүзә апаның күңеле балаларында булса, аларныкы далада булган. Үзенең гомер юлын искә төшергәндә, күз яшьләрен тыя алмый ул. Мәктәпне тәмамлаган кыз укырга керү теләге белән шәһәргә юл тота. Тик анда аны колач җәеп каршы алучы кеше...

"Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада", - диләр бит әле. 77 яшьлек Фәйрүзә апаның күңеле балаларында булса, аларныкы далада булган. Үзенең гомер юлын искә төшергәндә, күз яшьләрен тыя алмый ул. Мәктәпне тәмамлаган кыз укырга керү теләге белән шәһәргә юл тота. Тик анда аны колач җәеп каршы алучы кеше булмый.
Әтисенең апалары баштарак: "Үзебездә торырсың", - дип өметләндерсә дә, кыз килеп кергәч, аны ачык чырай белән каршы алмыйлар. Шулай итеп Фәйрүзә зур букчаларын күтәреп урамда кала. Әле ярый, аны үз өенә кертүче табыла. Тик шәһәрдә бәхет язмаган була авыл кызына. Ике атнадан соң Фәйрүзә юл һәлакәтенә очрый - аны машина бәреп китә. Озак вакыт хастаханәдә дәваланырга туры килә. Күзләрен бары тик ике айдан соң гына ача ул. "Уянып киткәндә, кыш җиткән иде инде. Ә янымда әнием утыра", - дип искә ала.
Баштарак табиблар кызны артык өметләндерми. Аягына баса алмау куркынычы да бар икән. Әмма әнисе кызы өчен барысын да эшли. Табибларны да тынычлыкта калдырмыйлар, им-томчы әбиләргә дә баралар, таң алдыннан су алып та коеналар. Бу тырышлыклар бушка китми: ике ел дигәндә Фәйрүзә аягына баса. Бәхет бер килсә килә бит ул. Сәламәтлеге яхшырган кыз эшкә урнаша, ә анда булачак ире дә очрый. Нәкыйп тә кызга гашыйк була. Яшьләр эшне озакка сузмый, кушылып та куялар.
Дөньяларын түгәрәкләп кызлары Раушания туа. Аның артыннан Рәзинә, өченчегә Рузиләне алып кайталар. Тик парлы гомере кыска була шул Фәйрүзә апаның. Олы кызына - 10, кечкенәсенә 5 яшь чагында Нәкыйп абыйда яман чир табалар. Ул бик озак авырып ята. "Аның кайчан да булса, безне калдырып китәсен белгәнгә күрә, йөрәгем өзгәләнә иде. Бу балаларны ничек аякка бастырырмын дип кайгырдым", - ди Фәйрүзә апа.
Нәкып абый озак ятмый. Гаиләсен калдырып, мәңгелеккә китеп бара. "Балаларым ачлы-туклы булмасын өчен бик тырыштым. "Горводзеленхоз"да эшләдем мин. Көндезен урам себердем, ә аннары төн буе тегү тегә идем. Кызларым кешедән ким-хур булып үсмәде. Өчесе дә югары белем алды, - ди Фәйрүзә апа. - Тик алар каты бәгырьле булып үсте. "Әнием" дип әйтә белмәделәр. Нинди генә күңелсезлек килеп чыкса да, гел мине гаепләргә гадәтләнделәр. Янәсе, аларга башка балаларныкы кебек шартлар булмаган. Ә мин авырып, яшь чагымдагы теге авария аркасында бөтенләй аяксыз калгач, кызларым миннән бөтенләй йөз чөерде. "Синең янга ирләребезне алып килергә оят", - дип әйтергә дә курыкмадылар. Әле ул гынамы, фатирымнан үзләренә өлеш сорап йөрәгемә тияләр. "Берүзеңә өч бүлмәле фатир нәрсәгә соң сиңа?" - ди олы кызым. Иренең бер бүлмәле фатирына куа. Ә монысын үзенә алмакчы була. Тик минем моннан бер дә китәсем килми. Күршеләрем әйбәт. Ярдәм итеп торучы дус хатыннарым бар. Әле менә бер кызны яныма кертмәкче идем. Анысына да каршы киләләр. Ярый әле күрше йорттагы Фәния ярдәм итеп тора. Ә кызларым айга бер генә килеп китә. Пенсия биргән вакытта оныкларым белән безгә кунакка җыеналар".
Кем гаепле? Фәйрүзә апа үтенеп сорагач, кызлары белән сөйләшергә тырыштык. Олы кызы сөйләшеп тә тормады. Уртанчысы чит илдә ял итә икән. Кече кызы телефонын алды. "Үз гаиләбез булгач, гел әнине саклап торып булмый инде. Ирләребез - урындагы кешеләр. Шуңа күрә әни янына барырга вакыт калмый. Исемебезне үзгәртеп языгыз инде. Әмма без әнине ташламабыз. Хәлен ешрак белеп торырбыз", - диде ул. Ә Фәйрүзә апага ярдәмнән бигрәк, тынычлык кирәк. Бу хәлләргә дә үзен гаепли ул. "Димәк, тәрбия бирергә вакытым җитмәгән, - дип сыкрый ул. - Эш белән балалар онытылган".

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: