Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш урынында зыян күрүчеләргә машина тапшырылды.

1999 елда комбайнда эшләгәндә, Александр Беловның аяк буыны чәрдәкләнә. Дәваланганнан соң, барысы да уңайланды дигәндә генә, зыян килгән урын ялкынсына. Былтыр табиблар аның аягын кисәргә мәҗбүр булалар. Хәзер ул протез белән йөри. Гомер буе йөк машиналары иярләгән шоферның шушы вакыйгалардан соң 19 ел руль тотканы булмаган. Ә хәзер ул өр-яңа...

1999 елда комбайнда эшләгәндә, Александр Беловның аяк буыны чәрдәкләнә. Дәваланганнан соң, барысы да уңайланды дигәндә генә, зыян килгән урын ялкынсына. Былтыр табиблар аның аягын кисәргә мәҗбүр булалар. Хәзер ул протез белән йөри. Гомер буе йөк машиналары иярләгән шоферның шушы вакыйгалардан соң 19 ел руль тотканы булмаган. Ә хәзер ул өр-яңа машиналы булды.


Татарстанның Социаль иминиятләштерү фонды эш урынында бәхетсезлек очрагы чыгып, сәламәтлегенә зур зыян килгән татарстанлыларга Lada Grantа машиналары тапшырды. Александр Белов шул 16 кешенең берсе.

- Җиңел машина йөртү таныклыгым юк-югын. Йөк машиналары белән генә идарә итә алам, әлегә мине туганым йөртер, - дип, сөенече белән уртаклашты ул.

- Бәхетсезлек очрагы аркасында эштә зыян күргән татарстанлыларны транспорт белән тәэмин итү - медицина, социаль, һөнәри тернәкләндерү төре булып тора. Махсус җиһазландырылган автомобильләр җиде елга бер бирелә, фонд шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материаллары өчен киткән чыгымнарны өлешчә түли, ел саен бензин өчен 835 сум акча бүлеп бирә, шулай ук автомобиль бәясенең 30 проценты суммасында бер тапкыр капиталь ремонт ясау мөмкинлеге дә каралган, - ди Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин.
2001 елдан алып фонд барлыгы 753 кешегә машина тапшырган. 2009 елга кадәр җитештерү өлкәсендә зыян күргәннәргә - «Ока» автомобильләре, аннары 14нче, 15нче модельле «Лада»лар бирелгән. Менә инде дүртенче ел Lada Grantа автомобильләре тапшырыла. Быел эш урынында бәхетсезлеккә очрап, сәламәтлегенә зур зыян килгән барлыгы 56 кешене машиналы итәргә ниятлиләр.



Васил Шәйхразыев, Татарстанның премьер-министр урынбасары:

- Татарстанда җитештерү өлкәсендә имгәнү очраклары кими бара. Республикада эш урынында зыян алулар күбрәк төзелеш тармагында очрый. Бәхетсезлек очрагы аркасында сәламәтлегенә зыян килгән кешеләр тулы канлы тормыш белән яшиләр, эшлиләр. Әлеге машиналар аларның киләчәккә планнарын тормышка ашыруда этәргеч булсын, кибеткә, туганнары, якыннары янына барганда хезмәт итсен.

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев