Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкә яраклы яшьтәге хатын-кызлар нидән үләләр?

Россиядә эшкә яраклы яшьтәге хатын-кызлар үлеменең төп сәбәпләрен атадылар. 2017 елда яман шеш һәм яман булмаган шешләрдән эшкә яраклы яшьтәге 19,6 мең хатын-кыз үлгән.

Россия хатын-кызларының үлеменең төп сәбәбе - шешләр барлыкка килү. Бу хакта Россия статистика хезмәте статистикасына сылтама белән RT хәбәр итә.

«Шул сәбәпле 2017 елда эшкә яраклы яшьтәге 19,6 мең хатын-кыз үлгән (16 яшьтән 54 яшькә кадәр)», - дип күрсәтә чыганак.

Икенче урында - кан әйләнеше системасы авырулары, алардан 18,9 мең хатын-кыз үлгән. Өченче урында - тышкы сәбәпләр. Аларга бәхетсезлек очраклары, һөҗүм һәм юл-транспорт һәлакәтләре керә (15,8 мең хатын-кыз үлгән).

Шулай ук үлемнең төп сәбәпләре исемлегенә ашкайнату органнары авырулары (9,2 мең), йогышлы һәм паразит авырулар (8,1 мең) керә. Сулыш органнары авыруларыннан 2,5 меңнән артык хатын-кыз үлгән.

2017 елда барлыгы эшкә яраклы яшьтәге 82,6 мең хатын-кыз үлгән дип билгеләп үтелә.

Фото: www.pixabay.com | sasint

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев