Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЭШЛИСЕ ДӘ ЭШЛИСЕ ӘЛЕ...

Россия хөкүмәте хатын-кызларга -63, ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын хуплады. Ул көченә кергән очракта киләсе елдан россиялеләрнең лаеклы ялга чыгу яше ел саен бер елга арта башлый. Әлеге яңалыкны райондашларыбыз ничек кабул итте? Шул хакта сораштык.

Раил Гыйльметдинов, Шәмәрдән авыл җирлегенең башкарма комитеты сәркатибе:

Әлеге үзгәрешкә карашым бик начар. Яшь олыгайган саен кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге  кимүе, организмның таушалуы билгеле. Мәсәлән, электрикларны гына алыйк. Яше 60тан узган кешенең багана башында йөрүен күз алдыгызга китерегез.   Хатын-кызларга 8 ел өстәлүен дә кабул итеп булмый. Минем үземә быел  58 яшь тула.  Мин 1960 елгы, димәк, лаеклы ялга 62 яшьтә китәргә тиеш булам. Хәзерге  60 яшьтән пенсиягә китү яшен бик уйланылып хәл ителгән дип саныйм.

Гөлшат Петрова, Икшермә кадет мәктәбе директор урынбасары:

Бу закон проекты безнең коллективны тетрәндерде. Укытучылар белән җыелышып фикерләштек. Безнең коллективта күбесенчә яшьләр, мин 1992 елдан башлап эшлим, инде өлкәннәр рәтендә.   Ни өчен хатын-кызга тагын  8 ел пенсия яше арттырылырга тиеш?  Ир-атларга караганда да күбрәк бит бу. Пенсия яшен озайтуны, лаеклы ялга чыккач та, эштән туктамау белән аңлаталар. Пенсионерлар бит әлеге дә баягы акча җитмәүдән эшли. Тормыш-көнкүрешен алып барырлык пенсия түләнсә,  болай да сәламәтлеге  какшаган бер генә   лаеклы ялдагы укытучы да төн буе дәфтәр тикшереп, план төзеп утырмас иде. Закон үз көченә кермәгән  килеш күңел ышанмый әле.

Гөлфирә Һадиуллина, Төбәк авылы клубы мөдире:

Бу яңалыкны бер дә уңай кабул итмәдем. Хатын-кызларга 55 яшь тә бик җиткән, алар  болай да иртә картая. Илледән соң хатын-кыз организмы таушала башлый. 63 яшьтә лаеклы ялга чыгуны кабул итеп булмый. Мин үзем, мәсәлән яңа реформа белән  2034 елда пенсиягә чыгарга тиеш булам. Бу көннәрне күрергә бик озак әле.  Ходай сәламәтлекне бирсә, эшлисе дә эшлисе икән.

Фәридә Вилданова сораштырды.

Фото: https://pixabay.com | jackmac34

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев