Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләми торган пенсионерларга ярдәм итүгә төбәкләргә 6,5 млрд сум акча бүленәчәк

Пенсияләренә өстәмә финанс ярдәмен 410 меңләп кеше алачак. (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте бюджеттан төбәкләргә керемнәре төбәк яшәү минимумыннан ким булган эшләми торган пенсионерларга ярдәм итүгә 6,5 млрд сум акча юнәлтте, - дип җиткергән премьер-министр Дмитрий Медведев. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. "Керемнәре төбәк яшәү минимумыннан ким булган эшләми...

Пенсияләренә өстәмә финанс ярдәмен 410 меңләп кеше алачак.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте бюджеттан төбәкләргә керемнәре төбәк яшәү минимумыннан ким булган эшләми торган пенсионерларга ярдәм итүгә 6,5 млрд сум акча юнәлтте, - дип җиткергән премьер-министр Дмитрий Медведев. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"Керемнәре төбәк яшәү минимумыннан ким булган эшләми торган пенсионерларга ярдәм йөзеннән акча бүленәчәк. Бу акчалар пенсияләргә социаль өстәмә түләү өчен каралган. Әлеге максаттан инде 6,5 млрд сумлап җибәрелде", - дип җиткергән Медведев чәршәмбе көнне Россия Хөкүмәте утырышында.

Тагын бер миллиард сум акча чәршәмбе көнне бүленәчәк. Нәтиҗәдә, пенсияләренә өстәмә финанс ярдәмен 410 меңләп кеше алачак, дип билгеләп үткән Медведев.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев