Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләргә кеше калырмы?

“Җәмәгатьчелек фикере“ фонды үт­кәргән сораштырулар россия­леләрнең 69 процентының дәү­ләт куркынычсыз­лыгы органнарында эш­ләүне дәрәҗә дип санауларын, 45 проценты балаларын һәм онык­ла­рының ки­лә­чәк эш урынын махсус хез­мәтләрдә кү­рергә теләүлә­рен күр­сәткән.

Соңгы унсигез елда Россия болай да полиция дәүләте буларак формалашты. Җан башына туры килгән полицейскийлар саны буенча ул – дөньяда лидер. 2013 елгы мәгълүматлар без яшәгән илдә 100 мең кешегә 565 полицейский туры килүен күрсәтә. Икенче урында торучы Төр­киядә бу сан – 474, “үлемсез мафия“се белән дан казанган Италиядә – 467. Гангстерлар иле АКШта – 226. Резин күсәк белән коралланган ке­шеләр саны арткан саен, фән белән шө­гыльләнүчеләр кими. 2006 – 2016 ел аралыгында илдә полицейскийлар саны 20 процентка арткан, галим­нәр саны 20 процентка кимегән. Армияне дә кертеп, көч структураларында эшләү­челәр саны илдә 4 миллион тирәсе, фән өлкәсендә баш ватучылар – 732 мең. Яшь­ләрнең фәнгә ом­тылмауларының сәбәбе бик җиңел аң­лашыла: бюджет “силовиклар“ яклы. “Штык­лар“ өчен тотыла торган акча кү­ләме мәгарифкә тотылган суммадан якын­ча – 8,2, сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленгән чыгымнардан 12,6 тапкыр күб­рәк. “Штык“ларга акча күб­рәк бү­лен­гән саен, штыклар саны күб­рәк кирәк булачак, чөнки илдә фә­кыйрь­лек арта. Кайда фә­кыйрьлек, шунда җи­наять­челек һәм ризасызлык ташып ята, монысы да – аксиома. Россиянең тоткыннар саны буенча да лидерлар рәтендә булуы шуның белән аң­латыла да инде. 


Ярый, хуш, силовик икән силовик, яшь­ләрең якты киләчәккә омтылышларына каршы килергә ярамый. Тик менә бар кеше дә җилкәгә погон таккач, кем эшләр соң? “Син дә мулла, мин дә мулла, атка пе­чән кем сала?“ дигән вәзгыятьнең заманча яңа формасы туып килә түгелме? Пу­тин­ның 25 миллион кешегә исәпләнгән югары технологияле эш урыннарында кем эшләр? Хәер, без инде яхшы беләбез: Путин әйтте, Путин онытты. Без инде фер­маларның һәм иген кырларының килә­чәген яхшы күзаллыйбыз: кыргыч белән кырып эзләсәң дә, бер яшь кеше дә таба алмыйсың аларда. Яшьләре шәһәр­дәге азмы-күпме түзәрлек хезмәт хакы ала торган эшләрдән дә баш тартып, көч струк­тураларына ялланырга ашкынган илдә киләчәктә кем эшләр? Ярты халкы камчылы, яртысы тоткын хәлендә булган илнең киләчәге бармы?

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев