Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләр көнендә Икътисад министрлыгы кризиска каршы Zoom-форум үткәрә

Бөтен ил экспертлары, аналитиклар һәм бизнесменнар кризис шартларындагы эшчәнлек турында фикер алышачак.

Россия эшмәкәрләре көнендә Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен ил бизнесменнары өчен масштаблы онлайн-форум уздырачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?» онлайн-форумы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуга һәм үзара ярдәм итү максатларында эшкуарлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Шул ук вакытта ведомствода, тере аралашу мөмкинлеге булмаудан тыш, берничә активлык төре карала, диделәр. Биредә хакимият вәкилләре белән диалог, экспертларның докладлары, бизнес-квиз һ.б. булачак, дип өстәделәр.

«Эшмәкәрләр һәм дәүләт органнары вәкилләре тәҗрибә уртаклашачак һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйлиячәкләр. Чара дәвамында чатта хәзерге шартларда бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерүдә экспертлар һәм белгечләр консультацияләре узачак», - диделәр форумны оештыручылар.

Форумның онлайн-мәйданчыгы 26 майда 15.00 сәгатьтә Zoom платформасында эшли башлаячак. Параллель рәвештә трансляция «Эшкуарлык фабрикасы» проектының YouTube-каналында барачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X