Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эссегә ничек чыдыйсыз [сораштыру]

2010 елдагы корылык кабатланмаса ярар иде! Яңгырга тилмергән ул җәйне барысы да хәтерли. Быел да хәл җиңелләрдән түгел, инде ике атна дәвамында градусникның терекөмеш баганасы 25-30 градус тирәсендә тора. Кояш кыздырыпмы кыздыра! Барысының да тел очында: "Көннәр кайчан бераз булса да суыныр икән?" - дигән сорау. Әле, җитмәсә, бу эсселек...

2010 елдагы корылык кабатланмаса ярар иде! Яңгырга тилмергән ул җәйне барысы да хәтерли. Быел да хәл җиңелләрдән түгел, инде ике атна дәвамында градусникның терекөмеш баганасы 25-30 градус тирәсендә тора. Кояш кыздырыпмы кыздыра! Барысының да тел очында: "Көннәр кайчан бераз булса да суыныр икән?" - дигән сорау. Әле, җитмәсә, бу эсселек рамазан аена да туры килде. Авыл хуҗалыгы белән көн күрүчеләр дә зар елый, табигать салган зыянны саный башладылар. Синоптиклар мондый һава торышы әле киләсе атнада да дәвам итәчәк дип әйтә. Ә сез бу эсселеккә ничек чыдыйсыз? Нинди чара күрәсез?

Мубай, җырчы:

- Җәй көне Казанда чыдап булмый, авылга Аксубай ягына качтым. Йортыбыз агачтан, ул кызмый, урам­га чыгасың, эссе, ә өй­гә керсәң, җиләс, рәхәт. Авыл­да әбиләр дә: "Бу ка­дәр "жар"да иген үсмәс инде", - дип зарлана. Су бетә күрмәсен берүк, дип телим. Кичен кешеләр бакчаларына су сибә, кайвакыт су бетеп ала. Чишмәләр кипмәде, ә менә елга юкка чыкты! Беркөн йөреп кайттык, исем китте. Без үскәндәге кер чайкарлык, су коенырлык елга юк булган. Нефть­челәр эше шикелле, алар­ның "вышка"лары саладан 500 метр ераклыкта гына урнашкан. Елга буйлары актарылган, ачудан елый яздым.
Көн эссе дип тормыйсың, җәйнең көннәре санаулы, барыбер эшлисең. Бәрәң­ге­не күмәсең, чүбен утыйсың ди­гәндәй. Эсседә лимон, өрек, караҗимешле кайнар чәй эчәм. Бик тәмле! Эссе көнне мунча керсәң дә - ләззәт! Анда барыбер эс­серәк бит, парланып, чабынып чыксаң, тышта салкынчарак кебек тоела.

Ленар НИГЪМӘТҖАНОВ, фермер, Мамадыш районы:

- Басуларга чәчү чәчкән­нән соң бер тапкыр гына яңгыр яуды. Әз-мәз явып киткән вакытлар булды, анысы да тузан басарлык кына, безне үртәп кенә китте. Көн саен күккә карыйбыз, яңгыр әсәре булмасмы дип өметләнәбез. Тагын 5-6 көн яңгыр яумаса, уңыш җыя алмаячакбыз. Булыр ул, әмма безгә файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк булачак. Әлегә иртән чык бар, арпа, бодай, чәчкән печән шуның исәбенә үсә. Ныклап корылыкка кит­сә, бетте баш! Фермерлар зур чыгымнар түгеп чәчү чәчте. Быел бу чикләүләр белән бигрәк тә авыр булды. Ашламалар да, ягулык та коточкыч кыйммәт бит. Бабайлар дога кылып, келәүләр ясап яңгыр сорарга кирәк дигән сүзләр ычкындыра башлады. Кирәк эш. Эсседә кеше­ләргә дә, малларга да авыр.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстан баш казые:

- 30 градус булса да, шөкер, ураза тотабыз. Әле көндәлек эшен дә башкарабыз. Җиләк сезоныннан да мәхрүм каласы килми. Болыннарда пешкән җиләк келәм кебек җәелеп ята. Ничек Аллаһ биргән нигъмәтне җыймыйсың ди?! Ашамагач, эчәсе дә килми. Авыз ачканда да, сәхәрдә дә итле ризык ашамаска тырышабыз. Күб­рәк ярма, яшелчә, җиләк-җи­меш ашыйбыз, су эчәбез, шул көн буе энергия сакларга ярдәм итә. Көндез бераз йокы килә, шунысы бар. Ә эс­сегә организм күнекте кебек.

Мәдинә МАЛИКОВА, язучы:

- Фатирның диварлары кызды, суларга бик авыр. Кондиционер да юк, шуңа тышта да, өйдә дә бер чама. Мин көнемне бакчада уздырырга тырышам. Ул шә­һәрдән ерак түгел, Казансу елгасы буенда урнашкан. Көн дәвамында өч тапкыр елгага чумам, йөзәм. Шул гына мине эсселектән коткара. Бакчам бик матур, төрле гөлләр үстерәм, алар да әлсери, кичләрен су сибеп аларны терелтәм. Эс­седә ашамыйм диярлек. Җиләк пешкән чак бит, мин шуның белән тукланам. Катык ашыйм, су белән болгатып әйрән ясыйм. Сусаудан бик нык булыша ул. Кояш астында бик йөрмәскә тырышам.

("Ватаным Татарстан", /№ 92, 27.06.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев