Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эсселектән беренче зыян күрүчеләр дә бар

Соңгы ике көндә Татарстанда һава температурасы 30 градустан да артып китте. Кояш астында тагын да эссерәк.

Казанның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтенә эссе кагудан зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итә дә башлаган. Үткән тәүлектә генә дә шундый ике очрак теркәлгән. Беренчесендә зыян күргән балага табиблар ярдәме кирәк булса, икенчесендә ашыгыч ярдәм хезмәте олы кеше өчен чакыртылган. Икесенә дә урында гына ярдәм күрсәтелгән - хастаханәгә салуның кирәге булмаган.
Алдагы көннәрдә һава температурасы төшәргә җыенмый. Шуңа да балалар белән урамга иртәнге сәгатьләрдә генә чыгарга киңәш ителә. Анда да парк һәм күләгәле урыннарда гына булырга кирәк, ди табиблар. ачык төстәге кием кию һәм, әлбәттә, башка киеп йөрү дөрес булачак. Йөрәк-кан тамыры авыруыннан интегүчеләргә эсседә авыр хезмәт белән мавыкмый торырга кирәк, диелә.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев