Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эстониядә республиканың йөз еллыгына багышлап Сабан туе оештырганнар

Сабан туена Литва, Швеция, Чехия һәм Эстониянең барлык шәһәрләреннән килгәннәр.

12 майда Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендә беренче Бөтенэстония Сабан туе узды. Чара Эстония Республикасының йөз еллыгына багышлап оештырылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Ида-Вирумаа татар мәдәнияте Җәмгыяте идарәсе әгъзасы Гөлзәлинә Жехтунова хәбәр итте.

Милли бәйрәмгә Литва, Швеция, Чехия һәм Эстониянең барлык шәһәрләреннән килгәннәр. 

“Әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләндек, чөнки ул республикабызның йөз еллыгына багышлап үткәрелде. Күрсәтерлек тарихыбыз, җыр-биюләребез, эш сөючән халкыбыз бар. Бүгенге көндә Эстониядә дүрт татар оешмасы бар. Гомумән, Эстониядә татарлар бик күп яши. Шуңа күрә халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау әһәмиятен тагын бер кат искә төшердек. Чит төбәктә, төрле милләт халыклары белән аралашып яшәсәк тә татарларның бердәм һәм үрнәк булуын күрсәтәбез. Күркәм бәйрәмнәр аша милләтебезне танытабыз”, - диде ул.

Милли бәйрәмдә Россиянең Эстониядәге илчесе Александр Петров, Россиянең Нарведагы Генераль консулы Юрий Грибков, Кохтла-Ярве шәһәре мэры урынбасары Нина Алексеева, Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләүче бүлек җитәкчесе Ленара Кутеева һәм башка рәсми затлар катнашты.

Гөлзәлинә Жехтунова сүзләренчә, бәйрәм концертында татар халык җырлары башкарылган, татар эстрадасы җырчылары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар чыгыш ясаган. “Казан” бию ансамбленең балалар хореографик студиясендә укытучы Нигина Әхмәдуллина җитәкчелегендәге бию коллективы “Сабан туй” һәм “Зәңгәр томан” биюләрен тәкъдим иткән.

“Бәйрәм тамашасы җыр-биюләр белән беррәттән, милли уеннар белән аралашып барды. Гер күтәрү, капчык сугышы, чүлмәк вату, аркан тартышу, баганага менү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү һәм Сабан туеның иң төп вакыйгасы - милли көрәш ярышлары узды. Шулай ук теләгән һәркем түбәтәй чигү буенча үткәрелгән мастер-класста катнаша алды”, - диде ул.

Катнашучылар Сабан туйда өчпочмак, кош теле, чәкчәк, бавырсак кебек милли ризыклардан авыз иткәннәр.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев