Европада шаурма җәнҗалы башланган
Европа парламенты сайтында хәбәр ителгәнчә, Европа союзы шаурмага куша торган фосфатларны тыярга тели.
Фосфат – ит тәмен көчәйтү өчен кулланыла. Европа комиссиясе иткә фосфатны кушуны законлаштырырга тәкъдим итсә, парламентның сәламәтлек саклау комитеты моңа каршы чыккан, тикшеренүләр күсәткәнчә, фосфат йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар китереп чыгара. Хәзер бу уңайдан 11-14 декабрь көннәрендә тавыш бирү булачак.
Шаурма сатучылар фосфатны тыю тәкъдимен милли төсмерләр буенча кысрыклау дип атаган, чөнки Европа илләрендә әлеге ризык белән күпчелек төрекләр сату итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев