Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фахишәлек белән шөгыльләнү өчен Түбән Камада притон оештырган

Түбән Камада 44 яшьлек ир-атны фахишәлек белән шөгыльләнү өчен притон оештырганы өчен хөкем итәчәкләр. Шәһәр прокуратурасы гаепләү актын раслаган инде. Кузгатылган җинаять эше буенча, моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган Валерий Безруков РФ Җинаять кодексының 241 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 2013 елдан алып быелның...

Түбән Камада 44 яшьлек ир-атны фахишәлек белән шөгыльләнү өчен притон оештырганы өчен хөкем итәчәкләр. Шәһәр прокуратурасы гаепләү актын раслаган инде.

Кузгатылган җинаять эше буенча, моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган Валерий Безруков РФ Җинаять кодексының 241 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча гаепләнелә.

Тикшерү фаразлары буенча, 2013 елдан алып быелның октябренә кадәр Безруков Түбән Камада бер бинаны арендага алып торган, шунда фахишәлек буенча притон оештырган. "Афродита" исеме бирелгән бордельгә әлеге ир-ат ике хатын-кызны яллаган. Октябрь башында аның кырын эше беленә һәм үзе тоткарлана. Үз гаебен ул тулысынча таныган. Җинаять эше судка тапшырылган. Әлеге җинаять өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев