Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Fan Fest җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалованың кызы җырлаячак

FIFA чемпионаты кысаларында узачак концертта Әлфия Авзалова җырларын яңа аранжировкада тыңларга мөмкин булачак.

Бүген Казанда, футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт узачак. Fan Fest җанатарлар фестивалендә татар эстрада җырчылары һәм легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова катнаша. Бу хакта "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева хәбәр итте.

"Чараның әһәмияте бик зур. Әлеге фестиваль кысаларында татар җыр сәнгатен, телен, мәдәниятен үстерергә мөмкин. Әлфия апаның иҗади мирасы мәңгелек, шуны чит илдән килгән кунакларга күрсәтергә телибез. Милләткә зур файда китергән, халыкка тугры хезмәт иткән легендар җырчының иҗатын яшь буынга үрнәк буларак күрсәтәчәкбез. Fan Fest җанатарлар фестивалендә мәдәни чаралар бик күп узды, ләкин монысы бик үзенчәлекле булачак. Җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанованың да чыгышы көтелә", - диде ул.

"Әнинең җырларыннан торган концерт оештырырга ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдим итте. Бик теләп ризалаштык, бүген үзем дә әнинең репертуарыннан бер җыр башкарачакмын. Мин 13 елдан артык эстрада тормышында кайнаган кеше, әнинең концертларында бэк-вокалист буларак чыгыш ясый идем. Әнигә минем тавыш тембры ошый иде. Икебез бергә җырлап, диск чыгарырга теләдек. Кызганыч, өлгерә алмадык", - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова.

FIFA чемпионаты кысаларында узачак концертта Әлфия Авзалова җырларын яңа аранжировкада тыңларга мөмкин булачак. "Чара яңа форматта, джаз юнәлешендә узачак. Җырларны Казан музыканты һәм продюсеры Валерий Коротков оркестры ярдәмендә башкарачакбыз. Чыгышларыбызны да тамашачы яңа аранжировкада ишетә ала", - диде Венера Ганиева.

  • Fan Fest җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалованың концерты 19.00 сәгатьтә уза.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев