Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фарсель Зыятдинов: “Хыялым тормышка ашты: халык бакча үстерә” [+фото]

Фарсель Зыятдинов бакча, җир эшен яраткан, татар радиосын тыңлаган, телевидениесен караган һәр кешегә яхшы таныш.

Республикабызның авыл хуҗалыгы тармагы, Татарстанда һәм читтә яшәүче һәвәскәр бакчачылар электән аның ярдәм-киңәшенә, белем-тәҗрибәсенә таяна. Актаныш районының Качкын авылында туып үскән, күрше Пучы авылында элекке президентыбыз Минтимер Шәймиев белән мәктәп тәмамлаган Фарсель абый - сынау-тәҗрибә-эш-уңыштан торган тынгысыз тормышында искиткеч зур казанышларга ирешкән шәхес.
Ул икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе. Җир, яшеллек дөньясы, фанатларча бирелгән хезмәте шулай көч бирә микән: 1 июньдә аңа 79 яшь тулса да, ул әле дә егетләр кебек җитез, хәрәкәтчән. Бары тавышы моңсу һәм күңеле тулып ташырга гына тора. Ташып түгелерсең дә шул, гомер юлында күпме фаҗига, күпме югалту...

- Фарсель абый, заманында халык бакчаларга ябырылды, алты сутыйларына ябышып ятып, үзенә кирәкне үзе үстереп ашарга тырышты. Ә берзаман бу шаукым үтте, бакчалар ташланды, аларны чүп басты...
- Чөнки күпчелек үзенә алмаш үстермәде. Әти-әниләр бакчада үзләре бил бөкте, ә балаларын эшкә өйрәтә алмады. Үзләре картайгач исә, балаларына бакча кирәкмәде. Барысы да дип әйтмим, арада бакча эшләрен бик оста алып баручы балалар да бар. Гомумән алганда, сәбәп шунда дип беләм. Кайберәүләр балаларны эшкә өйрәтәсе урында бакчаларына матурлык өчен дип үлән чәчеп үстерә башладылар. Шуннан бакча шашлык кыздыру урынына гына әйләнде. Ә баланы 4-5 яшьтән үк эшкә өйрәтергә кирәк, кечкенәдән җир хезмәтенә бирелсә, аннан аны аерып та ала алмыйсың.

Фарсель Зыятдинов хәзерге җәмәгате Венера ханым белән.

- Сез бакча эше белән ничек, кайчан кызыксына башладыгыз?
- Безнең авыл янында таллар, кыргый җимеш агачлары үсә торган болын бар иде. Бала чакта шуннан карлыган төпләп алып кайтып утыртып карадым. Ул үсеп киткәч, яшелчә үстерәсе килә башлады. Орлыкларны җиргә төртеп куясың да, ул шытып чыга - карап торуы кызык бит. Аннан мине бакчачылык белән кызыксынырга этәргән сәбәп тә чыкты: Минзәлә районындагы бер урыс авылыннан килеп, бозылып-череп бетә язган тозлаган кыяр, помидор саталар, шуны авыл халкы чират торып ала иде. "Нишләп үзебез үстермибез?" - дип, нык үртәлә идем. Шуннан, тынгысызланып, яшелчә үстерә башладым.

Әти армиядән соңарып, 1947 елда гына кайтты. Миңа ун яшь иде. Аның кайтуына кыяр үстерергә булдым. Кыярларым үсә дә үсә, ә бала-чагага нәрсә инде, әти кайткан төшкә зур булсыннар әле дип, су сибәм, гел карыйм. Әти июнь азакларында гына кайтты, ул вакытта кыярларым үсеп, инде картая башлаганнар иде. "Менә, әти, син кайтуга кыяр үстердем!" - дидем. Кочаклап алып: "Рәхмәт, улым!" - диде, шуңа бик канәгать булдым инде (Фарсель абыйның күңеле тулды). Аннан кыярны бакчада күпләп үстерә башладык. Күрше малайлар да кереп урлап чыгалар иде.

Орлыгын башта Пучы базарыннан, аннан үзебезнең кыярдан ала башладык. Минзәлә районында бакчачылык буенча бик көчле "Дружба" колхозы бар иде, әти белән шуннан алып кайтып, үзебезнең өй янына дүрт-биш төп алмагач утырттык. Алар әйбәт үсеп киттеләр. Кура җиләкләре үстерә башладык. Авылда бакчачылык белән кызыксынучы бердәнбер Фәррах бабай яши, аның бакчасында бик вак, әче алмалар бирүче карт, кыргый алмагачлар бар иде. Бүтәне булмагач, малайлар аннан шул вак алмаларны урлыйлар иде. Ә авылда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү безнең гаиләдән башланды. Әни яшелчәләрне тозларга, маринадларга, салатлар ясарга бик оста иде. Мин гаиләдә олы бала, өч энем, ике сеңлем бар иде, кызганыч, бер энем белән бер сеңлем вафат инде, ә калганнарының үз бакчалары бар.

- Хатыныгыз - танылган шагыйрә Фирая ханым белән студент чакта танышкансыз бугай?
- Армиягә киткәнче Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына кергән идем. Кайткач, шунда укуымны да дәвам иттем, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына да кердем. Мин КДУда өченче курста чакта безнең факультетка Әтнә районының Мамыш авылыннан Фирая исемле кыз укырга керде. Университетта үткәрелүче "Әдәби түгәрәк"тә аның белән танышып, дуслашып киттек. Ул икенче курста укыганда, 1964 елда, өйләнешеп тә куйдык. Кызыбыз туды. Ул матур гына үсеп килгәндә, табиблар укол ясаганда инфекция керттеләр дә (шприцлар кайнатыла торган заман иде), Алсуыбыз шуннан мантый алмады. Көтеп алган беренче балабызны, курчак кебек кызыбызны җирләп кую коточкыч авыр булды. Мин дә бик нечкә күңелле. Фирая аеруча авыр кичерде. Март ае иде. Татар зиратына күмдек. Майда Фирая әйдә барыйк әле дигәч, зиратка бардык. Каберенә башын куйды да: "Исән кебек бит, әйдә казып карыйк әле", - дип елады да елады... Әйтеп бетергесез авыр көннәр булды ул (тагын күз яшьләре...)

Армиядә. 1959 ел.

Аннан өч улыбыз туды. Кайгы бер килсә килә генә бит ул. Уртанчы улыбыз Айвазны 1991 елда, армиядән кыйнап, имгәтеп кайтардылар. Товар поездларына ябышып, көчкә кайтып егылды. Башын тишкәннәр, психикасына зыян китергәннәр иде. Казанда госпитальгә салып дәвалаттым, әмма терелеп бетәрлек түгел иде, икенче группа инвалид булып калды. Фирая бу хәсрәттән бик бетереште. Инде язмыш белән килешеп яши генә башлаган идек, мотоциклында тимер-бетон коймага бик каты килеп бәрелеп, төпчек улыбыз Айнурның гомере кыл өстендә калды. Ул чакта республикада сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов иде, аңа чылтыраттым. Казанда баш җәрәхәтләрен дәвалаучы бердәнбер урын - Чехов урамындагы Обком сырхауханәсе иде. Зыятдинов тиз арада шунда китерергә кушып, анда караганнар иде, баш миенә кан савып, барлык нерв системасын параличлаган, баш миен шул каннан чистартырга кирәк диделәр. Улыбыз 19 көн комада ятты. Шуннан канын чистарта башладылар, бер атнадан күзен ачты. "Терелә!" - дип, Фирая аның яныннан бик шатланып кайтты. Камил Зыятдинов сырхауханәдән тернәкләндерү үзәгенә җибәреп, аннан елына бер-ике тапкыр шунда йөртеп, улыбызны аякка бастыруда зур ярдәм итте, без чиксез рәхмәтле аңа, кызганыч, ул арабызда юк инде. Ә Айнур терелде, бераз аксый гына, өйләнде, Зыятдинов хөрмәтенә улына Камил исеме куштык.

Оныгыбыз Камил Зыятдинов быел бишенче сыйныфны тәмамлады. Менә шул бала хәсрәтләре, аннан туган авылы Мамышта сатучы булып эшләүче әнисенең Сабантуйдан кайтканда трактор белән күпер астына очып төшеп, инвалид калуы (урын өстендә ятты, аны үзебезнең янга алып килеп тәрбияләдек, 1993 елда соңгы юлга озаттык) Фираяны 2006 елда, 60 яшендә мәңгелеккә алып китте... 43 ел бергә яшәдек. Бик тырыш иде, гел яза да яза, күп укый иде. Бакчаны бик яратты, күңел биреп эшләп йөри дә, бакча йортының икенче катына күтәрелеп, иҗатка чума... Ашказаны авырта дигәч, мин аны поликлиникага алып барган идем, ашказанында җәрәхәт бар, онкология булуы ихтимал дип, республика онкология диспансерына җибәрделәр. Фирая онкодиспансерда тикшеренеп йөргәндә, баскычка абынып егылган һәм ашказаны җәрәхәте ачылган. Мин бардым, кочаклап алды, авыртуын җиңеләйтергә дип, аркаларына массаж ясадым. Күрәм, хәле начарлана бара. Табибларга әйттем, алар чабыша башладылар һәм, тикшергәч, ашказаны җәрәхәтеннән каны эченә саркып ятуын ачыкладылар. Рак түгеллеген дә белделәр, әмма ярдәм итәргә соң иде инде...

Хатыны Фирая, уллары Айдар һәм Айваз белән. 1972 ел.

Шуннан өч ел балалар белән үзебез генә яшәдек. Армиядән кыйнап кайтарылган инвалид улыбызны карау, ашату, керләрен юу - тәрбияләү минем өстә калды бит инде. Аннан Түбән Камага командировкага баргач, Актаныштагы күптәнге таныш ханым Венераны очраттым. Сөйләшеп киттек. Ул телгә шундый оста. Ире үлгән, балалары урнашкан. Мин дә тормышымны сөйләп бирдем. Кавышып карыйк дигән фикергә килдек.

Мин авыру улым барлыгы турында әйткәч, карыйбыз аны диде. Шуннан безнең янга килеп яши башлады. Үзенең дә торагы бар: Түбән Камадагы фатирын Казандагы фатирга алыштырды. Улым Айвазны бик яхшы карады, тәрбияләде. Мин аңа бик рәхмәтле. Айваз күбрәк ятып тора, янында гел кеше булырга тиеш, үз-үзенә контрольне югалта иде. Бер ел элек әни янына барам дип, Фираяның туган авылы Мамышка кайтып киткән, андагы күршеләргә чылтыратып, барып алып кайткан идек. Бу юлы да, 18 апрельдә мин эшкә киткәч, Венерага сиздермичә генә өйдән чыгып киткән. Биектау белән Каменка арасындагы урман полосасыннан үле гәүдәсен табып алдылар. Автобустан төшереп калдырганнардыр да, кая барасын белмәгәндер, хәле беткәндер дип фаразлыйм. Аннан моргка алып кайтканнар, дүртенче майда моргтан гәүдәсен алдык. Быел аңа 45 тулырга тиеш иде... Шушы кайгылар калкып чыга да, кирәкне бирә, бакчада, кеше арасында гына онытылып торам...

Олы улыбыз Айдар мин укыткан Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укыды. Аны Фирая исән чакта ук өйләндереп, башка чыгарган идек, Фирая аның балалары - оныкларыбыз Илнур белән Гүзәлияне, кечкенә улыбыз Айнурның малае Камилне дә күреп өлгерде. Айдар үз гаиләсе белән үз йортында матур гына яшәп ята, бакча да үстерәләр. Әле, музей ачабыз дип, Фирая укыган Югары Шашы авылыннан килгәннәр иде, тегү, язу машиналарын, костюмнарын биреп җибәрдем. Ул бик зур шагыйрә иде, көй язылган шигырьләре генә дә 150ләп. "Мин сине шундый сагындым", "Китмим әле яшьлегемнән", "Чайкалырсың, түгелерсең", "Әнием-җаным"... - аның шигырьләренә җырланучы матур җырлар бик күп. Әле күптән түгел әсәрләрен туплап, "Мин сине шундый сагындым" дип аталган китап чыгардым.

- Сезнең үзегезнең китаплар да шактый бугай?
- Фәнни һәм әдәбиләрен бергә санаганда барлыгы 35 китап. Балалар, аннан оныклар тугач, балалар өчен шигырьләр яза башладым. "Читекле Кәтүк" исемле китабыма Абдулла Алиш премиясе дә бирделәр. Балалар өчен 7-8 китабым чыкты: "Онытылмас авазлар", "Минем әни", "Кызык дөнья", "Читекле Кәтүк", "Белми һәм Гыйльми" һ.б. Зурлар өчен "Авылдашның авыр юл башы" һәм "Изге йорт" дип аталган повестьлар кергән җыентык чыгардым. Фәнни хезмәтләргә килгәндә, Татарстан Фәннәр академиясен, Энциклопедия институтын оештырган академик Мансур Хәсәнов: "Фарсель, син тере энциклопедия бит, әйдә, безгә эшләргә кил", - дип чакыргач, анда да эшләдем әле мин. Башта терминнар сүзлеге чыгардык, аннан кыскача русча-татарча сүзлек, аннан 6 том энциклопедия чыгардык. "А"дан "я"га кадәр. Ул институтта мин икътисад һәм халык хуҗалыгы бүлеген җитәкләдем. Сүз уңаеннан, Икътисад, идарә һәм хокук институтында икътисад кафедрасы мөдире булып та эшләдем.

Фарсель абый уллары Айдар, Айваз, Айнур белән. 1979 ел.
- Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, "Татарстан" радиосы һәм телевидениесе... Кайда гына эшләмәгәнсез сез! Әле дә эшлисезме?
- Хәзер кая чакыралар шунда эшлим. Татарстан фәнни-тикшеренү институтында - 16, финанс-икътисад институтында (ул хәзер КФУга кушылды) 30 елга якын укыттым. Хәзер Русия ислам университетында дин гыйлеме алучы шәкертләргә икътисад укытам. "Татарстан", "Тәртип", "Болгар" радиоларында бакчачылык турында тапшырулар алып барам, "Татар радиосы"ннан да килеп алалар.
- Фарсель абый, сезнең бакчагыз бик зур һәм анда әллә ниләр үсәдер, әйеме?
- Үзебезнең бакчачылык җәмгыятен заманында үзем оештырдым. Министрлар Советыннан җиргә рөхсәт алып, участокларны бүлеп, кешеләргә тараттым, барлык мәйданны (11 гектар җир) тимер челтәр белән әйләндереп алдым, су үткәрдем, 60 тонналы цистерналар алып кайтып, шуларны күтәртеп куйдырып, бакчачылыкны җанландырып җибәрдем. Победиловодагы ул бакчачылык җәмгыятен "Идел" дип атадык, башта анда рәислек тә иттем. Бөтен халык рәхмәт укыды.
Алты сутый җиребездә бөтен нәрсәне берничә ел гына үстереп-сынап карыйм да, аннан төпләп атам. Чөнки барысын да үстереп-карап бетерү мөмкин түгел. Женьшеньне дә җиде генә ел үстердем, чөнки ул нигездә шулкадәр генә үсә. Шуннан тамырын алып турап, төнәтмәсен ясыйсың, дәваланасың. Алтын тамыр белән дә шулай. 11 алмагач утырткан идем, искиткеч күп алмаларын кая куярга белмичә, танышларга, дусларга чылтыратып, алар капчыклап төяп китәләр, согын чыгарып, үземә дә алып киләләр иде. Хәзер сигез төпкә калдырдым. Виноградның унлап сортын сынап карадым. Яшел виноград үстерәм, ул таләпчән, кышка яхшылап төреп калдырырга кирәк. Ә талымсыз "Изабелла" сортын (аны хәзер бакчалы бөтен кеше диярлек утырта) 25 ел ачык һавада калдырып сынадым, өшемәде, әйбәт кышлады, үсте, ел саен җимеш бирә. Табиб булып эшләүче бер профессор танышым виноградның 20 сортын алып үстерде. Черешня үстерә идем, күршедәге йорт янганда, черешням да яртылаш янды. Исән калган ягы әле аннан соң да бер-ике ел җимеш биреп торды.
Грушаны утыртып та, алмагачка ялгап та карадым, бик чыдам булмады, азрак җил чыктымы, чыдый алмый, сына да төшә. Грушаны урманда үсә торган миләшкә ялгасаң бик әйбәт, алар бер тизлектә үсәләр. Башта урманнан миләш алып кайтып утыртырга кирәк, ул бер-ике еллык булгач, берничә ботагына грушаның теләсә-кайсы сортын ялгыйсың, тигез ялгана, бик әйбәт үсә. Бакчачы дустым Николай үзенең бер миләш куагында бер үк вакытта 18 төрле грушаны ялгап, үстереп карады, мин дә катнаштым ул эштә. Уңышлы үстеләр. Аннан кайберләре юкка чыкты, шулай да хәзер дә шактый гына төрле груша үсә әле ул миләш куагында.
Шулай ук Голландия, Төркия гөлләренең барысын да утыртып, сынап карадым. Чәчәкләр белән нигездә Фирая шөгыльләнә иде, хәзер Венерага тапшырдым, кайвакыт киңәш кенә бирәм. Ул нинди чәчәк күрә, барысын да алып кайтып утырта. Май башында бакчабыз гөлгә күмелеп утырды.
- Сезнең үзегез чыгарган җиләк-җимеш сорты бармы?
- "Башкорт чибәре" белән "Көзге буйлы" дип аталган алма сортларын ялгап, "Фарсель" дип аталган сорт үстереп караган идек, районлашуга кертелмәде ул. Үрчетмәдек, минем кызыксыну өчен генә булды ул эш. Үсемлекләрнең, яшелчәләрнең яңа чыккан сортларын сынап карыйм, аларның чирләренә каршы көрәшнең кайсы уңышлы булуын сыныйм. Мәсәлән, гөблә (тля) авыруына карата төнәтмәләрнең кайсы ничек тәэсир иткәнен тикшереп карадым. Безнең халык ясый торган тәмәке, көл, сарымсак, кычыткан, помидор һәм бәрәңге сабаклары төнәтмәләренең һәрберсен ясап карыйм да, кайсы нинди вакыт аралыгында бөҗәкләрне юкка чыгарганын тикшерәм, өйрәнәм. Дару үләннәрен сыныйм. Әле соңгы вакытта самберри дигән үләнне үстереп карадым. Ул артроз, артрит кебек буын сызлау чирләрен бик уңышлы дәвалый. Файдасын күрүчеләр миңа хат язалар. Дару үләннәре турында китапларым да чыкты. Авыл хуҗалыгы институтында укыганда ук 1700 үсемлекнең гербарийларын җыйган идем. Узган елны киң таралган 300ләп дәва үләне, аларны ничек кулланырга кирәклеге турында рецептларын да күрсәтеп, белгечләр белән "Ямь һәм дәва: дару үләннәре" дип аталган китап чыгардык. Аңа кадәр җиләк-җимеш үстерү турында "Ямь һәм тәм: безнең бакча" дип аталган һәм суганнан алып борчакка кадәр барлык төр яшелчәне үстерү турында "Ямь һәм тәм: яшелчә бакчасы" китабым чыккан иде.
- Хәзер төрле җиләк-җимеш куагы сатып алабыз, әмма ул китми, йә бик акрын үсә дип зарланучылар күп. Үземә дә таныш бу хәл.
- Чөнки безнең якка җайлашмаган, районлашмаган үсентеләр саталар. Белешеп, сорашып, танышлардан алырга тырышырга кирәк. Үзебезнең питомникларда үстерелгән куакларның китми калганы юк.
- Кайберәүләр алмагачыбыз чәчәк атмый, чия үстереп булмый дип зарлана...
- Тамыр муентыкларын кармалап карарга кирәк. Ул җир белән тигез булырга тиеш, күмелергә тиеш түгел. Ә чия тау туфрагын, җил йөри торган җирләрне ярата. Кара туфракны яратып бетерми. Чия утыртыласы туфракның әчелеген ачыкларга кирәк, аны махсус лабораториядә дә, шул җирдә нинди үлән үсүгә карап та белергә була. Әйтик, наратбаш үләне үскән туфрак бик әче дигән сүз. Минем китапта барысы да күрсәтелгән, өйрәтелгән. Мин чияләрдән йонлач ("войлочная") чияне яратам. Бездәгеләр әче бит, ә бу төче чия, кайнатмасы да бик яхшы була. Аны миннән күп кеше килеп алды инде. Быел аның җимешләре бик күп формалашты.
- Хәзер бәрәңге бик начарланды. Аны халык азрак утырта башлады, аңа бөтенләй кул селтәп, сатып алуга күчүчеләр дә бар. Алга таба барыбыз да сатып ала башларбыз микән? Аннан бәрәңгене агулап утыртуга ничек карыйсыз?
- Сатып алу өчен аны үстерергә кирәк бит әле, әйтергә генә ансат. "Татплодоовощпром" яшелчә, җиләк-җимешне бик аз үстерә хәзер. Элек 700-1000әр гектар җиләк-җимеш үстерүче бакчалы хуҗалыклар бар иде. Бөтенесе дә бетте, җиләк-җимеш агачлары үстерүче хуҗалыкларны табып булмый, бу зур проблема. Арчада, Балтач, Биектау, Кукмарада кыяр үстерүче хосусый бакчачы-эшмәкәрләр бар, әмма алар белән генә без базарны тулыландыра алмыйбыз. Ярый әле Лаештагы "Нармонка" ачык җирдә кыяр, помидор, кишер, кәбестә, чөгендер үстерә. Ләкин бу гына аз. "Импортозамещение" дигәндә хосусый эшмәкәрләргә таянырга, аларга ярдәм итәргә кирәк дигән фикердә мин. Үзеңдә үскән яшелчә күпкә файдалырак.
Ә бәрәңгене агулап утыртуга килгәндә, Казанда Родин урамында шактый еллар инде төбәкара лаборатория эшли, анда бик кыйммәтле аппарат алып куйганнар. Шунда минем күз алдында яз көне агулап утыртылган яңа бәрәңгене тикшереп карадылар. Аппарат бәрәңгедә кешегә зыян салырлык микъдарда агу калмаганлыгын күрсәтте. Агу бәрәңгенең сабагына да күчми. Курыкмыйча агулап утыртырга була.
- Фарсель абый, хәзер халык бакча белән бик кызыксына. Сезгә сораулар бирүчеләр дә күптер?
- Бакча, җир эшен яратучылардан хат килеп тора, үзебезнең тирәләрне әйтмим дә инде, хәтта Владивостоктан да хат килгәне бар. Халык нәрсә белән генә кызыксынмый! Кытайдагы ниндидер үсемлек турында сораган бакчачыга җавап бирү өчен хәтта Пекин университетына да хат җибәргәнем бар. Җавап бирәләр.
Элек кешенең бакчасы юк иде (бәрәңге бакчасы бакча түгел инде ул), яшелчә, җиләк-җимеш үстерү гадәткә кермәгән иде. Бервакыт, моннан 50 еллар элек, татар зиратларына кереп, безнең халык күпме яши икән дип, махсус карап чыктым. 47-48-50 ел яшәгәннәр. Шуннан татарлар витамин җитмәүдән, яшелчә, җиләк-җимеш ашамаудан, камыр ризыгы белән бәрәңге генә ашап торганлыктан шулай кыска гомерле дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм үз-үземә максат куйдым - һәрбер кешенең үз бакчасы булсын, яшелчә, җиләк-җимешне үзе үстереп ашасын. Максатыма ирештем бит! Хәзер республика буенча командировкаларда йөрим дә, канәгатьлек кичерәм: халык элек кычыткан, әрекмән, чүп үләне үскән урыннарда хәзер рәхәтләнеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, тырышып эшли, кызыксына. Мин моңа бик шат.

Әңгәмәдәш - Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев