Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фарсель Зыятдинов: «Сарымсакны температура көндез 7-8 градустан күтәрелми башлагач утыртырга кирәк»

Бакчачы Фарсель Зыятдинов аңлатканча, әгәр дә көзге сарымсак утырту планлаштырыла икән, вакытын бик дөрес билгеләргә кирәк. Фәнни яктан аны сентябрьнең өченче декадасыннан алып октябрь башларына кадәр утыртырга, диләр. Сарымсакны төнге температура даими рәвештә өч һәм аннан югары булмаганда, көндез 7-8 градустан күтәрелми башлагач утыртырга кирәк. Әгәр ун градустан җылырак булса,...

Бакчачы Фарсель Зыятдинов аңлатканча, әгәр дә көзге сарымсак утырту планлаштырыла икән, вакытын бик дөрес билгеләргә кирәк. Фәнни яктан аны сентябрьнең өченче декадасыннан алып октябрь башларына кадәр утыртырга, диләр. Сарымсакны төнге температура даими рәвештә өч һәм аннан югары булмаганда, көндез 7-8 градустан күтәрелми башлагач утыртырга кирәк. Әгәр ун градустан җылырак булса, сарымсак тишелеп чыгып, суыкка эләгергә һәм өшергә мөмкин. Шуңа күрә ул тишелеп чыгып өлгермәскә тиеш.
Дөрес сайланган вакытта сарымсак бик тиз тамыр җәя һәм файдалы матдәләр белән туклана башлый. Нәкъ менә шушы матдәләр салкын кышларны җиңел кичерергә ярдәм итә. Теләгән кеше сарымсакны яз көне дә утыр­та ала. Аның махсус сорты бар. Шулай да көз көне утырткан сарымсак тизрәк өлгерә. Көзен орлык өчен суган утыртканда да, шушы ук шартлар үтәлергә тиеш. Димәк, суган, сарымсак утырту эшләрен шушы бер атна эчендә башкарырга киңәш ителә. 10 октябрьгә кадәр карлыган, кура җиләген дә утыртып өлгерергә кирәк.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев