Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фарсель Зыятдинов: "Тормыш иптәшемне уйламаган бер көнем дә юк"

Ялгызлыктан ничек котылырга? Психологтан берничә киңәш: 1) Күршеләр, туганнарыгыз белән ешрак күрешергә, аралашырга тырышыгыз 2) Күңелегезгә ятышлы нинди дә булса шөгыль табыгыз 3) Иптәшкә йорт хайваны, кош-корт алырга була 4) Концерт, театрларга йөрегез. Фарсель Зыятдинов, академик, шагыйрь, бакчачы: - Картайган көндә төп таяныч - балалар, әлбәттә. Фираясыз яшәгәнгә инде унберенче...

Ялгызлыктан ничек котылырга? Психологтан берничә киңәш: 1) Күршеләр, туганнарыгыз белән ешрак күрешергә, аралашырга тырышыгыз 2) Күңелегезгә ятышлы нинди дә булса шөгыль табыгыз 3) Иптәшкә йорт хайваны, кош-корт алырга була 4) Концерт, театрларга йөрегез.

Фарсель Зыятдинов, академик, шагыйрь, бакчачы:
- Картайган көндә төп таяныч - балалар, әлбәттә. Фираясыз яшәгәнгә инде унберенче ел, тормыш иптәшемне уйламаган бер көнем юк. Балалар белән сөйләшеп утырганнан соң, аз булса да онытылам. Бер сеңелкәшем дә атнасына берничә тапкыр хәлемне белеп ала, тагын рәхәт булып китә. Ялгыз кешеләргә балалар, туганнар белән аралашу кирәк. Кемдер картлар йортында үзенә теләктәшләр таба. Җәй көне бакчада мәш киләм. Менә инде ярты гасырдан артык бакчачылык белән шөгыльләнәм. Җай белән генә яшелчәләр үстерү, нәтиҗәләренә куану шулай ук ялгызлыктан котылырга ярдәм итә. Миңа ярдәм сорап килүчеләр дә бар, әле менә 300дән артык пенсионер «Наследие» компаниясенә акчаларын салган булган. Хәзер ярык тагарак алдында калганнар, акчаларын ала алмыйлар. Кыскасы, дөнья мәшәкатьләре булганда ялгыз калып булмый.
Мансура Габитова, пенсионер:
- Ирем кинәт вафат булды. Менә инде бишенче ел ялгыз мин. Балалар, оныклар яныма килеп китәләр анысы, тик бергә яшәмибез шул. Баштарак бик авыр булды. Беркая чыкмадым, аннары: «Тукта, Мансура, болай ярамый, ялгызлыктан авыруга сабышасың!» - дип, үземне кулга алдым. Базарга барып яңа күлмәк алып кидем, җәен бакчада тавыклар алып асрыйм, телевизордан төрле сериаллар карыйм, китап укыйм, спектакльләргә йөри башладым. Үземә иптәшләр таптым. Гел елап утырган әби белән күңелсез булган, күрәсең, хәзер балалар да ешрак килә башладылар. Оныклар компьютер бүләк иттеләр. Хәзер аны кулланырга өйрәтәләр. Тиздән ерактагы туганнарым белән интернет аша аралаша башлармын дип торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев