Фатих Әмирханның бердәнбер музеена иҗади балалар җыелды
Фатих Әмирхан исемендәге VIII республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә Татарстанның төрле районнарыннан 100 дән артык бала катнаша.
Фатих Әмирханның бердәнбер музеена иҗади балалар җыелды. Бүген Казанның 170 нче мәктәбендәге музейда Фатих Әмирхан исемендәге VIII Республика фәнни-гамәли конференциясе уза.
Конференциянең пленар утырышы мәктәпнең актлар залында үтте. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә булды. Мәктәп директоры Марина Дергунова форум кунакларына Фатих Әмирхан шәхесенең яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдәге роле турында сөйләде.
“Ф.Әмирхан исемендәге фәнни-гамәли конференция безнең мәктәптә сигезенче тапкыр оештырыла, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Марина Дергунова. - Татарның атаклы шәхесе хөрмәтенә зур форум оештыруга безнең аерым сәбәпләр бар. Уку йорты Ф.Әмирхан урамында урнашкан. Безнең мәктәптә Татарстанда гына түгел, Россия буенча да бердәнбер Ф.Әмирхан музее эшли. Укучыларыбыз әлеге татар әдибе турында һәрвакыт фәнни эзләнүләр алып бара. Мәктәпнең брендына әверелгән Ф.Әмирхан исемендәге фәнни-гамәли конференция мәктәп оешкан еллардан бирле уздырыла”.
Конференциядә балалар иҗаты берничә секция буенча бәяләнә. Фатих Әмирханның иҗади мирасы, хәзерге заман җәмгыяте үсешенең этномәдәни аспекты, шәхескә әхлакый-патриотик һәм рухи тәрбия бирү системасы элементы буларак музей педагогикасы, кешелек җәмгыятенең рухи мирасын үзләштерү һәм әхлакый кыйммәтләр формалаштыру тәҗрибәсе, яшь эзләнүче (3-4 сыйныф, 5-7 сыйныф укучылары өчен).
Соңгысы быел гына гамәлгә керде, диде мәктәп директоры Марина Дергунова.
Республика күләмендә оештырыла торган проектка мәктәптә ел дәвамында әзерләнәләр. Балалар Татарстанның төрле районнарыннан конференциягә иҗади эшләрен җибәрә (читтән торып). Әлеге хезмәтләрне абруйлы жюри төркеме тикшерә, бәя бирә. Икенче турга узганнар мәктәпкә чакырыла һәм пленар утырышта, секцияләр эшчәнлегендә катнаша. Быел җәмгысе 300 дән артык хезмәт кабул ителгән. Икенче турга 200 кеше чакырылган (укытучылары белән). Бүген 7 секциядә 100 артык иҗади эш үз бәясен алачак. Һәр секция ике телдә эшли, алар төрле темаларны колачлаган. Моннан тыш Ф.Әмирхан мирасы да тулысынча тасвирлана.
Пленар утырышта 170нче мәктәптә укыган, бүгенге көндә Г.Камал исемендәге театрда артист булып эшләүче Ришат Әхмәдуллин да чыгыш ясады. Конференция кунакларына ул Ф.Әмирханның якын дусты Г.Тукай шигырьләрен укыды. Коллегасы белән К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек тәкъдим итте.
“Мин мәктәптә укыганда ук, инде Ф.Әмирхан конференциясе оештырыла иде, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ришат Әхмәдуллин. - Нәкъ шушы конференцияләрдә катнаша башлагач, минем олы сәхнәгә адымнар ясала башлады. Ф.Әмирхан булып та сәхнәгә чыга идем, аның әсәрләрен укыйм. Укытучыларым алдында имтихан тота идем. Мәктәптә 5 сыйныфтан алып, 10 сыйныфка кадәр укыдым, аннан соң Казан театр училищесына юл алдым. Ф. Әмирхан конференцияләре мине сәхнәгә авызландырды, дисәм дә һич кенә дә арттыру булмас”.
Бүген конференциядә Ф.Әмирханның ерак туганы язучы, рәссам Дания Гайнетдинова да килгән иде. Ул мәктәптә эшләп килүче Ф.Әмирхан музеена китаплар бүләк итте. “Ф.Әмирхан турында сүз чыкса, минем Б.Урманче белән әңгәмә искә төшә, - ди Дания Гайнетдинова. - Ул Г.Тукай, Ф.Әмирхан заманнарында мәдрәсә шәкерте булган. Бакый ага Болгар кунакханәсенә Тукайны күрергә барган. Тукай аралашырга яратмый иде, ә Фатих Әмирхан киресенчә, кунак шәкертләргә куана торган булган. Урманче Әмирханны ачык, сөйләшергә яратучы шәхес итеп сөйләгәне минем хәтердә”.
Республикакүләм конференциягә Саба районының Шәмәрдән лицееннан да катнашучылар килгән. Лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Әүһәдиева Казанга укучысы Ильяс Әүһәдиев белән килгән. Алар “Борынгы ырымнар һәм юраулар” темасына иҗади эшләрен конференциядә тәкъдим итәләр. “Безнең тема катлаулырак, әмма гаиләбездә борынгы мирасны, йолаларны саклау, башкару югары дәрәҗәдә бара, - ди укытучы. - Дәү әнисе дә бу юнәлештә бала белән шөгыльләнә. Ильяс фольклорга кечкенәдән тартыла. Быел әле Ф.Әмирхан конференциясендә беренче тапкыр гына катнашабыз. Мондый форум оештыру кирәкле гамәл, яшьләрне әдәбиятка тарта, аларда кызыксыну уята. Конференцияләрдә катнашу балада фикерләү сәләтен дә үстерә. Укучыларның телгә, фәнгә мәхәббәтләре үсә”.
Балаларның хезмәтләренә бәя бирүчеләр арасында Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева да бар. “Бу проект Ф.Әмирхан исемен мәңгеләштерүдә зур адым, - ди Луиза ханым. - Биредә татар әдәбияты, мәдәнияты, сәнгате һәм тарихы белән кызыксынган укучылар җыела. Башка еллардан аермалы буларак, быел кече яшьтәге укучылар өчен дә секцияләр оештырылган. Бу секцияләрдә катнашучылар аеруча актив. Конференциянең географиясе киң, Татарстан республикасының ерак районнарыннан да килүчеләр бар. Елдан-ел конференциягә килгән эшләр фәнни яктан да камилләшә бара. Укучыларның сөйләмнәре үк сыйфатлырак була бара, эшләгән хезмәтләрен матур итеп тәкъдим дә итә алалар. Аларны әзерләгән укытучыларга аерым хөрмәт, чөнки мондый күләмле проектларда катнашырлык укучы әзерләү зур көч, белем таләп итә”.
Секция эше нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Фатих Әмирхан исемендәге республика мәктәп укучылары фәнни-гамәли конференциясе ике елга бер тапкыр үткәрелә. Максаты - әдипнең мирасын саклау һәм пропагандалау. Шулай ук, татар мәдәниятендә һәм әдәбиятында татар теленең матурлыгы һәм чисталыгын саклау, яшь буында югары эстетик һәм әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләү. Язучының балачагы һәм аның бөтен тормышы Казан шәһәренә бәйле, аның әсәрләрендә бу факт чагылыш таба.
Фатих Әмирхан әсәрләре Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының мәктәп программасы нигезендә 1-11 сыйныфларда өйрәнелә. Казан шәһәренең “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 170 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Ф.Әмирхан урамында урнашкан, мәктәптә Татарстан Республикасындагы бердәнбер Фатих Әмирхан музее эшли.
Фото: Анна Главатских, Муршида Киямова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев