Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Файда эзләсәң, монда килмисең”

Кул кушырып утырасы килми. Авыл кешесе бүген шулай дип яши. Файдалы-файдасыз дип саный башласаң, бакча утырту да, мал-туар яки кош-корт тоту да кыйммәткә чыга. Аларыннан да баш тартсаң, авылда яшәүнең мәгънәсе бөтенләй югала бит! “ВТ” хәбәрчесе Казанда узган ярминкәдә сатучыларга булышып, аларның акчасын санап кайтты.

Иртәнге җиде. Агропаркта рай­оннан килгән сәүдәгәрләр шәһәр халкын көтә. Товарларын матур­лап тезеп куйганнар, артыгын кай­тарып бирергә дип вак акча да әзер. Сатучы ханымнар тиз генә көзгегә карап иннек сылый, чәч­ләрен матурлый. Башларына рай­он исеме язылган бейсбол­калар менеп кунаклый, билгә алъ­яп­кычлар бәйләнә. Менә шул чакта берән-сәрән ак яулыклы әбиләр күренә. Мәрзия апа бер генә яр­мин­кәне дә калдырмый икән.


– Авылда туганнарым калмады. Хәзер монда ияләндем. Атна саен килеп, яшелчә сатып алам. Монда бит бөтен әйбер очсыз. Кибеттәге хаклар белән чагыштырам да, моннан алуың отышлы икән дип, тагын киләм. Өч елдан бирле йөрим инде. Гел бер кешеләрдән алам. Ризыклары бик тәмле. Авыл кешесе алдый белми,  – ди ул. Сәү­дә эшендә хәйләсез дә булмый, әлбәттә. Барысы да әнә шул хәй­ләнең чамасына бәйле. Артыкка китсә, сатып алучы кабат борылып та карамаячак. Ә бер елмаю аркасында кишер алырга килүче бер капчык бәрәңге кү­тәреп кайтып китәргә мөмкин. Кала кешесенә аралашу җитми. Кибеттә бит сөйләшеп йөреп булмый.


Мәрзия апа дөрес әйтә. Бик күпләр ярминкәгә ризык алудан бигрәк, якташларын күрергә, җир­сүен басарга дип килә. Туган якта үскән бәрәңгенең тәме дә башка бит аның. Әнә шул хисләргә би­релеп мамадышлар янына юл тотабыз. Тулы бер рәт биргәннәр аларга.


Катмыш, Кече Сөн авыл­ларын­нан килүчеләр бар. Кемдер оек­башлар бәйләп китергән, ә кемдер кабак сата. Бал сатучыларның ба­лы беткән, кышка салатлар, кай­натмалар алып килгән ханым да товарын акчага әйләндергән инде. Өстәлендә ике өч литрлы тозлы помидор белән кыяр гына калган.

 
Гөлфия Мөхәмәтханова Мамадыш райпосында эшли. Капчык-капчык яшелчә алып килгәннәр. Әнә шуларны бушатырга дип йөртүчесен эзләп киткән арада, урынына “ВТ” хәбәрчесен бастырып калдырды ул. Менә шуннан башланды инде тамаша! Бер­кем­нең дә чын сатучыны көтеп торасы килми. Гөлфия сатамы, әллә Гөлгенәме – аларга барыбер. Берәүгә – кәбестә, икенчесенә – ташкабак, өченчесенә кишер кирәк. Акчаны саный беләбез анысы. Заманча үлчәү белән эшләүнең дә авырлыгы юк. Әнә бер апага ике кило чөгендер кирәк. Бераз артыграк киткән. Аны кире бушатып тору юк инде. “Кишер, кәбестә дә алмыйсызмы?” – дияргә дә өлгермим, тагын өч кило кишер, ике баш кәбестә, өч ташкабак сорыйлар. Сатып алу­чының төрлесе бар. Әнә бер абзый кишернең озынлыгы 20 сантиметрдан артмаска тиеш ди. Зурраклары малларга дип үстерелгән икән. Икенчесе, киресенчә, озыннарны сорый.


Кыскасы, Гөлфия апа әйләнеп килгәндә бер капчык кишер сатылып беткән иде инде. Икәү тотынгач, эшләр тагын да хутка китте. Ярты сәгать дигәндә дүрт капчык кишер, ике капчык чөгендер, 20 баш кәбестә, 30лап ташкабак сатып өлгердек. Бәрәңге белән вакланып тормыйлар, капчыгы белән генә алып китәләр. Ике кешенең берсе кабак күтәргән. “Кабакның файдасы күп. Шуны ашап үскән балалар бит без. Әнкәй 95кә кадәр яшәде. Табыннан кабак төшмәс иде. 20 килолысын сайладым. Үзем генә күтәреп алып кайта алмам, хәзер улым килеп ала”, – ди Назилә апа. Шул арада мәтрүшкәсен дә кыс­тырып җибәрәбез. Анысыннан ел буе авыл исе киләчәк.


Сатмасаң сатма, басып кына тор!

Апаслар янына да барып килдек. Эшләре гөрләп бара. Сатып алучылар күп, товарлары шактый кимегән. Үзләре белән җыр­чылар да алып килгәннәр. Концерт бушка, аның каравы әйбер сатып алганыңны сиз­мисең дә. Кәбестә дә бар, чө­гендер дә, каймак та, помидор белән кыяр да, хәтта гөлләргә  кадәр саталар.


Балтачлар күбрәк ит һәм казылык белән сату итә. Чепья авылында гомер итүче Лилия ханым Казанга ипи, токмач, ярмалар да алып килгән. Аның белән танышкан арада газета өчен фото кирәклеге искә төш­те. Билгә алъяпкыч бәй­ләнде, башка “Балтач” дип язылган бейс­болка менеп кунаклады. Ә салырга өлгерми калдык. Бе­рәү­гә казылык кирәк, икенчесе аның составын сорый да китеп бара, өченчесе малга нәрсә ашатканына кадәр төпченә. Шул арада икенче берәүгә 3 кило карабодай кирәк. Башлар әйләнә. Сату өстәле артына кереп бас­кач, чигенергә ярамый. Тиз генә үлчәргә дә, бәясен дә санарга  кирәк. Тиз арада байтак товар сатылды. Лилия ханым акча белән эш йөртсә, мин товарларны мактап та җибәрәм: үзе­без­нең Балтачта җитеш­те­рәбез, бик тәмле, сыйфатлы ризык. Чират кимеми, сатучының шатлыктан күзләре яна. “Синең аяк җиңел икән, – ди Лилия ханым. – Сат­масаң сатма, басып кына булса да тор”. 

Акчага күчергәч, күзгә күренә

Ничек кенә булмасын, акча санаганны ярата. Авыл кешесе үстергән яшелчәнең, җиләк-җи­мешенең, симерткән ма­лы­ның файдасы күпме? Әйтик, ярты литрлы кышка әзерләнгән салатны алыйк. Өч кило помидор, бер кило кишер һәм бер кило кәбестәдән ярты литрлы 7-8 банка салат чыга. Шәһәр кешесе кибеттән кишерне – 35, кәбестәне – 28, помидорны 55-60 сумга сатып ала. Салатына уксус, тоз, шикәр комы, үсемлек мае да саласы бар. Әзерләгән катнашманы газда берничә сәгать кайнатырга кирәк. Ярты литрлы буш банка базарда 19 сум тора. Әле капкачы да кирәк. Барысын да исәпләсәң, ярты литр салат очсыз түгел. Ә монда авыл апайлары бер банканы 50 сумга бирәләр. Аларга иң мөһиме – яшелчәләре череп ятмасын. Банка белән капкач бәясен исәпләп тору юк инде ул!


Тавык бәясен исәпләп карыйк. Бер айлык бройлер чебешен 230-250 сумга сатып йөри­ләр авылда. Һава сулап кына симерми шул ул. Бодайның килосы 9-10 сум тора, арыш – 6-7 сум. Авыл абзые аны капчыклап сатып ала. Янына узган елгы бәрәңгесен пешереп куя. Яр­минкәдә тавык итенең килосын 200 сумнан бирәләр. Бер тавык 450-550 сумга “китә”. Билгеле, сатучы шатлана инде. Ә менә янында торган ире тиз генә барысын акчага күчереп карый. “Файдасы күп калмый. Акча керә торган җир булса, безне йөрт­мәсләр иде. Әле ярый, шимбә саен урын биреп саттыралар. Шуңа рәхмәт. Без аның барысын да акчага күчереп утырмыйбыз шул. Товар сатканыбызга сөенеп кайтабыз. Иртәдән кичкә кадәр эшләгәнен, йокысыз төннәрен, авыруларын онытабыз. Минем хатын, акча күрсә, терелә”, – ди әнә Мин­вә­гыйз абый.


“Акчасын саный башласаң, бакча утырту да, мал тоту да кыйммәткә чыга. Җыеп йөргән кешегә биш сумнан бәрәңге тапшырып ничек баемак кирәк, – дип сүзгә кушыла Мамадыш районында көн күрүче Нурия апа. – Язга чыккач үстерәсе килә, үстергәч, ничек тә әрәм итмәскә иде, дип борчылабыз. Авылдагы бөтен кеше шулай дип яши. Тормышыбыз шундый”. Һич югы шәһәр кешесенең күңелен күрә авыл кешесе.

Авыл халкы алып килгән продукциянең бәяләре (кг да):


Кәбестә –12
Кабак – 15
Чөгендер – 15
Кишер – 16
Суган – 15
Сарымсак – 180
Ташкабак – 10
Мәтрүшкә (бер бәйләм) – 30
Бәрәңге – 10
Тавык ите – 200
Сыер ите – 260-320
Корт – 300
Арыш – 8
Бодай – 9
Солы – 7
Сөт (литр) – 28
Бал (3 л) – 1300

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев