Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федераль Сабан туенда быел да автомобиль уйнатыла

Татарстаннан бәйрәм мәйданына дүрт йөк машинасы белән җиһазлар озатылган инде.

Новосибирск шәһәрендә узачакФедераль Сабан туенда көрәштә батыр калучыга быел да тәкә һәм автомобиль бүләк ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. 

 

Федераль Сабан туе, елдагыча, Татарстан Республикасы Хакимияте ярдәме белән уздырыла. Бәйрәм үтәчәк мәйданда кунаклар авыл йортын, таш мичле авыл мунчасын күрә алачак. Аларны һәм кирәкле җиһазларны Татарстаннан дүрт йөк машинасына төяп озатканнар. 

 

Бәйрәм чаралары 8 июньдә башлана һәм төп өлеш 9 июньдә Михайлов исемендәге яр буенда дәвам итәчәк. Анда ясалачак "Татар утары"нда мунча һәм өй генә түгел, каз-үрдәкләр, тавык-чебешләр, сыерны да урнаштырачаклар, диелә хәбәрдә. 

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев