Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федераль Сабантуй мәйданында 350 метр озынлыктагы Татарстан әләмен суздылар

Чабаксарда узучы федераль Сабантуй хөрмәтенә шәһәрнең Кызыл мәйданында 350 метр озынлыкта Татарстан әләмен элгәннәр. Ул Идел елгасы култыгы аша салынган Сабантуй уза торган ике мәйданны берләштерүче күпернең буеннан-буена эленгән.

Бәйрәмне оештыручылар Азатлыкка әйтүенчә, күпернең озынлыгы 350 метр. Шулай итеп, Татарстан әләменең озынлыгы да 350 метрга җиткән. Чынлыкта, бу үзенчәлекле рекорд булып тора – моңарчы беркайда да, хәтта Татарстанның үзендә дә республика әләмен шундый озынлыкта итеп элгәннәре юк иде.

7 июль Чуашстан башкаласы Чабаксарда XVIII Федераль Сабантуй узачак. Бәйрәмне шәһәрнең үзәгендә – Кызыл мәйданда һәм “Саклаучы ана” монументы янында оештыралар. Ял итәргә һәм күңел ачарга килгән халык алдында меңнән артык җырчы һәм биюче, 25-тән артык иҗат төркеме чыгыш ясаячак. Сабантуйга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев һәм ике төбәкнең башка рәсми вәкилләре көтелә. Гадәттәгечә, илкүләм Сабантуйда бөтен Русиядән татар оешмалары һәм берләшмәләре, иң яхшы саналган иҗат төркемнәре катнаша.

Быелгы илкүләм Сабантуйның төп оештыручыларының берсе – Түбән Кама шәһәреннән генә дә Чуашстанга 500 кеше килгән.

Бүген, 6 июлдә, Чуашстан дәүләт опера һәм балет театрында Сабантуй хөрмәтенә Татарстан һәм Чуашстан сәнгать осталары концерты уза.
Барлыгы илкүләм Сабантуйда Русиянең 41 төбәгендәге татар иҗтимагый оешмаларыннан 500ләп вәкил катнашыр дип көтелә.

Театр фойесында Татарстан һөнәрчеләре күргәзмәсе оештырыла.

Фото: https://www.azatliq.org
https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев