Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федерация Советы «ипотека каникулы» турындагы законны хуплады

«Ипотека каникулы» алу хокукы катлаулы тормыш хәлендә калган гражданнарга биреләчәк.

Федерация Советы катлаулы хәлдә калган заемчыларга ипотека буенча түләүләрне туктатырга яки киметергә мөмкинлек бирүче «ипотека каникуллары» турындагы законны хуплады. Бу хакта Федерация Советы порталы хәбәр итә.

«Ипотека каникулы» алу хокукы катлаулы тормыш хәлендә калган гражданнарга: эшсез сыйфатында теркәлүчеләргә һәм эш белән тәэмин итү хезмәте аша эш эзләүчеләргә биреләчәк.

Моннан тыш, I яки II төркем инвалидлары дип танылган гражданнар ипотека буенча түләүләрне кичектереп тора ала. Әлеге хокуктан шулай ук тәрбиясендә эшли алмаучы гаилә әгъзалары булган, хезмәткә яраклы якын кешесе үлгән кешеләр файдалана ала.

«Алар өчен ярты елга ташламалы вакыт кертеләчәк. Аның кысаларында әлеге гражданнар түләүләрне туктатып тора яки аларның күләмен киметә алачак. Кагыйдәләр яңа һәм гамәлдәге кредит шартнамәләренә кагылачак», - диелә хәбәрдә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кредитны кире кайтару вакыты «ипотека каникуллары» гамәлдә булган вакыт кадәр автомат рәвештә озайтылачак.

  • Дәүләт Думасы элек «ипотека каникуллары» турындагы закон проект ын өченче укылышта кабул иткән иде.

Фото: https://pixabay.com | 1820796

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев