Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермер Миңзөфәр Исмәгыйлев: “Әчеми торган продукт – натураль түгел”

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылына командировка белән баргач, андагы халыкның тырышлыгына шаккатып кайттым. Мине иң кызыксындырганы – авыл башында урнашкан сөт заводы булды. Завод эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга теләп, шул якка таба атладым. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Мине каршы алган завод хуҗасы Миңзөфәр абый Исмәгыйлев шундыйлардан булып чыкты.

– 2008 елда әлеге ташландык биналарны алдым, – дип сүзен башлады Миңзөфәр абый. – Ремонтлап, азык-төлек җитештерә башладык. Әле ул вакытта сөт белән эремчек кенә чыгара идек... Сөйләшә-сөйләшә кечкенә генә тавык фермасына үттек. Аннан эчкәрәк үткәч – ат фермасы. Хуҗаның анда 21 баш аты бар икән.

– Алла бирса, менә монда ит эшкәртү цехы булачак, – диде фермер. – Ат итеннән кисәкле деликатеслар ясаячакбыз. Халык бит хәзер колбасага ышанмый. 1 кило ит 300 сум торганда, колбаса 90 сум була алмый бит инде! Чын иттән җитештерәсе килә. Ат кабыргалары да бик тәмле чыга безнең. Килосын 600 сумнан сатабыз. Шушы авылда үз сәүдә йортым бар. Алып бетереп баралар.

Ысланган һәм пешкән казылык та җитештерергә уйлый фермер. Күп төрле җиһазлар кайтарткан, ике ыслау миче алып куйганнар. Программасын көйләп куясың да үзе ягып җибәрә, үзе кирәк кадәр төтен җибәреп, үзе эшкәртә икән. 1 миллион сум тора ди.

  • Ыслау мичләре
 

– Эш башлаганда дәүләттән ярдәм булдымы?

– Әле грант алмадык, өмет итәбез...

Исмәгыйлевлар гаиләсе һәрвакыт фикерләшеп, бердәмләшеп эшләргә ярата. Миңзөфәр абыйның хатыны Зөлфия ханым – бухгалтер. Декабрьдә 50 яшь тула үзенә. 1988 елда Югары Тегермәнлек авылына килен булып төшә ул. Миңзөфәр абый исә тумышы белән шушы авылдан, аңа 53 яшь.

– Зөлфиянең хисап эшләрен яхшы белүе миңа бик шәп булды. Әлеге эштә ярдәме зур, – ди ул. – Шулай ук бакчада эшләргә ярата. Быел ай ярым эчендә 5 метрга 5 метр җирдән көн саен 500әр сумлык кыяр сатты. Бакча – Зөлфиянеке. Мин бакчада эшләргә яратмыйм...

Олы уллары Илфарга 28 яшь, электроника буенча инженер. Хәзер заводта әтисенең уң кулы. Икенче уллары Идрискә 20 яшь, медицина университетында укый, булачак педиатр.

  • Гаиләсе белән
 

Миңзөфәр абый үзе милиция майоры булып эшләп, 39 яшендә пенсиягә чыккан. “Ул вакытта иң яшь майор, иң яшь пенсионер мин идем”, – ди ул.

– Заводта ничә эшче эшли?

– Җәй көннәрендә 25кә җыела, кыш көне азрак. 350 гектар җирем дә бар.

– Заводта нәрсәләр җитештерелә?

– Өч төрле сөт (2,5 һәм 3,5 процентлы, “цельный”), кефир, катык, ряженка, эремчек, сөт өсте, каймак, йогурт, кулдан басылган май. Иртәнге дүрттә беренче машина продукция белән төялеп чыгып китә. Без нәрсә белән алдырабыз соң? Менә бүген савылган сөт зур заводларга кайчан барып җитә әле ул? Ә безнең завод авылда булгач, оператив эшлибез. Саудык, алып кайттык, эшкәртәбез дә иртәгә иртән машиналар тарата.

– Сөт ризыклары кайсы якларга таратыла?

– Үзебезнең Балык Бистәсе буенча, шулай ук күрше Лаеш, Алексеевск районнарына һәм Казанга.

– Хыялыгыз?

– Иң сыйфатлы продукт чыгарырга телим. Нинди сөт инде ул, ярты ел саклана торган?.. Элек ГОСТ буенча сөт саклану срогы 24 кенә сәгать иде. Тере микроблар безнең эчебездәге микрофлорага булышасы урынга, үтерәләр генә. Ә аны халык белми. Шуңа күрә кушылган әйберләрдән, пальма майларыннан сакланырга иде. Әчеми торган продукт – натураль түгел ул. Чиста эремчекнең тәмен оныткан кешеләр дә бар бүген. Эремчектән каймак тәме килергә тиеш түгел. Ә хәзер пальма маен тутыралар да бетте-китте! Ул очсыз. Ә безнең халык акчасын жәлләпме инде, шуны алып ашый. Сәламәтлегенә зыян китергәнне белми.

                     п.jpg



– Сөтне кайлардан җыясыз?

– Үзебезнең сөт җыю пунктлары бар. Күбрәк икешәр тонна, 500әр литр сөт савучы фермерлар белән эшлибез, авыл халкында хәзер сөт күп түгел.

– Ничә сумнан җыясыз?

– Фермерлардан 22 сумнан, ә халыктан 17 сум 70 тиеннән алабыз.

– Заводта хезмәт хаклары күпме?

– Уртача 20 мең, шоферлар 30-32 мең ала.

Эшчәнлек белән танышып йөргәндә зур заводларда гына була торган сөтне шешәләргә тутыручы линияне дә күрдем.

– 10 миллион сум тора бу, – диде әңгәмәдәшем. – Аны лизингка алдык. 2008 елда, иң беренче тапкыр кредит алып кайткач, Зөлфия төне буе “Ничек түләрбез? Син нишлисең?” дип елап чыкты. Мин әйтәм, “Карчык, кайгырма, пенсия килеп тора. Мин офицер бит”. Хәзер алай кредит алырга тырышмыйбыз.

Әле тагын сырлар җитештерергә дә уйлый икән Миңзөфәр абый. Берничә тармакны алып бару җиңел түгелдер. Тырышлык, бердәмлек булмаса, әлбәттә, мондый уңышларга ирешелмәс иде.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X