Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ФИФА чемпионатының Казандагы матбугат үзәгендә күн мозаика буенча мастер-класс күрсәттеләр

Журналистлар һәм матбугат үзәге хезмәткәрләре милли бизәкле эшләнмәләр белән танышты.

Казан IT паркында – футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә күн мозаика буенча мастер-класс күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы каршында сувенир продукция һәм халык сәнгать кәсепчелеге комитеты “Татарстан Республикасы осталарыннан күн мозаика” буенча интерактив мәйданчык оештырды.

Күнгә милли бизәкләр төшерү осталыгы белән рәссам-оста Айгөл Садриева уртаклашты. Ул дүрт ел шушы эш белән мәшгуль булуын әйтте. “Мин Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамладым. Күн мозаикасы серләренә төшендем, безне төрле бизәкләр ясарга, туры килә торган төсләр сайларга, орнаментлар төшереп сумка тегәргә өйрәттеләр. Күн лекало буенча кисәкләргә бүленә, аннары эчке ягыннан тегелә. Күн тигез булмаганга, чигеп бетерелгәч, юешләп агач тактага степлерлар белән тарттырыла. Аннары шундый матур эшләнмә килеп чыга. Бизәк төшерү өчен якынча өч көн вакыт кирәк, аннары бер тәүлек тигезләп киптерелә. Шул рәвешле, сумкалар ясау өчен якынча бер атна вакыт кирәк. Бу шактый озак һәм четерекле эш”, - дип белдерде Айгөл.

Рәссам-оста күн мозаикасы белән эшләү өчен агач станок кулланылуы, ике энә белән тегүе турында сөйләде. Аның берсе без, икенчесе гади энә. Күн мозаикасында бәйләү җепләре кулланыла. Айгөл аларны өзелмәсен өчен балавыз белән шомартты һәм тегү технологиясен өйрәтә башлады. “Мин шактый вакыт төрле структуралы җепләрне сынап карадым. Ниһаять, күндә бизәк төшерүдә иң матур күренгән җепләрне таптым”, - дип белдерде ул.

Айгөл бу кәсепчелекнең башы читек һөнәрчелегендә булуын билгеләп узды. “Милли бизәкле беренче читекләрне 19 гасырның беренче яртысында тапканнар. Ә милли бизәкләр Алтын Урда, Болгар ханлыгы чорларыннан ук килә. Мондый һөнәрчелек бүтән бер төбәктә дә юк. Җөе дә татар яки Казан җөе дип атала”, - диде ул.

Оста үзе ясаган сумкаларны ничә сумга сатуын да әйтте. “Мин әле моның белән шөгыльләнә генә башладым. Сумканың кечкенәрәге 4800, зуррагы 5800 сум була. Ә, гомумән алганда, мондый техника белән тегелә торган күн читекләрнең бәясе 30 мең сумга кадәр тәшкил итә.

“Бизәкләр уйлап чыгаруга да, аларны күнгә төшерүгә дә мин бик хирыс. Гади орнаментлар гына ясап калмыйм, сюжетлар да ясыйм. Барлык бизәкләр табигать дөньясыннан. Мин үзем я паркка, я табигать кочагына чыгып рухланам, илһам алам. Кагыйдә буларак, бизәкләр я үсемлек дөньясы, я кошлар белән бәйле”, - ди ул.

Айгөл әйтүенчә, мондый сәнгать туристларда бу эшнең никадәр четерекле һәм вак эш булуы турында җентекләп сөйләгәч кенә кызыксыну уята. “Шуннан соң гына аларның күзе яна башлый һәм игътибар итә башлыйлар. Алар барысы да башта моны машина җөе, моны эшләүнең бернәрсәсе юк дип уйлый. Минем остазым Кытайга күн мозаикасына өйрәтергә барган иде. Кытай кешеләре “моның нәрсәсе бар инде, машинкада да эшләп була моны” дигәннәр. Өч елдан аңа монда Казанга кунакка килеп, “ничек кенә тырышсак та, болай булдыра алмадык” дигәннәр”, - дип сөйләде Айгөл Садриева. Аның сүзләренә караганда, чемпионат башланганнан бирле, милли бизәкле эшләнмәләр сатып алучы туристлар бар, әмма аларның саны теләгәнчә үк күп түгел. Айгөл бу продукциянең Бауман урамында, Мәрҗани мәчете янында һәм җанатарлар фестивалендә - Фан-зонада тәкъдим ителүен әйтте.

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев