"Фин хөкүмәте татарга телен, гореф-гадәтен сакларга мөмкинлек бирде"
15-19 ноябрь Казанда Финляндия мәдәнияте көннәре уза. "Смена" заманча мәдәният үзәгендә узган ачылу тантанасында фин татарлары җәмгыятенең элекке рәисе Окан Даһер Финляндиядә татарлар тормышы, аларның туган телне саклау тәҗрибәсе турында сөйләде.
"Финляндиягә күченгән татарлар нигездә Сергач якларыннан. Алар анда авыл хуҗалыгы, тукыма җитештерү, сәүдә белән шөгыльләнгән", дип бшлады сүзен Окан Даһер.
Аның сүзләренчә, Финляндиягә күчкәч сәүдә итү татарларга халыкара, мәдәниятара бәйләнешләр корырга, киртәләрне юк итүгә ярдәм иткән.
Татарлар бик тиз финча өйрәнде һәм фин җәмгыятенә яраклашты
"Шулай итеп гасырлар чигендә безнең Финляндиядә кечкенә һәм бердәм мәдәни җәмгыять оеша башлаган. Тормыш кору өчен җайлашырга кирәк булу сәбәпле маргиналлыкка урын калмаган. Шуңа күрә татарлар бик тиз финча өйрәнде һәм табигый рәвештә фин җәмгыятенә интеграцияләште. Проблемнар булмаган, алар торган авыллар янында фин булмаган башка халыклар да яшәгән", дип сөйләде Окан Даһер.
Фин татарлары үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен ничек саклаган?
"Һәммәсе өйдән, әти-әнинең балага биргән тәрбиядән башлана. Татарларның азчылык булуы, киресенчә, бердәмлекне саклый. Безнең бабайлар җәмгыятьләр, оешмалар корган, мәсәлән, Финляндия ислам җәмгыяте (1925 ел). Бу оешманы корырга фин хакимияте рөхсәтне үзе биргән. Илдә дин иреклеге кануны кабул ителде. Шулай итеп, безнең җәмгыятебез Европа илләрендә беренчеләрдән булды.
Татарларның азчылык булуы, киресенчә, бердәмлекне саклый
1935 елда безнең мәдәни оешмабыз – "Финляндия төркиләр берлеге" корылды. 1945 елда "Йолдыз" спорт клубы төзелде. 1948-1969 елларда фин һәм татар телендә башлангыч мәктәп эшләп килде. Кызганычка каршы, мәктәп ябылды, чөнки укучы саны җитәрлек түгел иде", диде Даһер.
Окан Даһәр лекциясе Финляндия мәдәнияте көннәре кысаларында узды
Фин хөкүмәте безгә телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга мөмкинлек бирде
"Димәк, нәтиҗә итеп шуны әйтеп була – фин татарлары үз тырышлыклары аркасында бүгенге нәтиҗәгә иреште. Бигрәк тә фин хөкүмәтенә рәхмәтебезне белдерергә тиешбез, чөнки ул безгә телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга мөмкинлек бирде", ди Даһер.
Аның сүзләренчә, фин татарларының азчылык структурасы үзгәрә бара, чөнки дөнья да, фин җәмгыяте дә бер урында тормый.
"Күп санлы азчылыклар бердәм мультимәдәни җәмгыять тәшкил итә башлый. Шушы шартларда без татар телебезне, мәдәниятебезне саклап килүебезгә бик шатбыз", дип сөйләде спикер.
Фин президенты татар артистларын сараенда кабул итте
"Без Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштык (15 ноябрь Миңнеханов Финляндиянең Русиядәге илчесе Микко Хаутала җитәкчелегендә рәсми төркем белән очрашты - ред.). Ул берничә тапкыр безнең кечкенә җәмгыятебезне басым ясап искә алды. Безнең Татарстан белән элемтәләребез 30-40 ел дәвам итеп килә", ди Даһер.
Окан әфәнде 1968 елда Финляндиягә беренче тапкыр Казаннан татар артистлары килүе турында да сөйләде.
Фин президенты Татарстан кунакларын президент сараенда кабул итте. Бу бер тарихи вакыйга иде
"Алар арасында Рөстәм Яхин, Илһам Шакиров, Айрат Арсланов, Мөнирә Шәрипова, Морат Әхмәтов һәм башкалар бар иде. Ул вакыттагы Финляндия президенты Татарстан кунакларын президент сараенда кабул итте. Бу бер тарихи вакыйга иде, Казанда да бу хәбәрне шатланып каршы алдылар. Димәк, дистәләрчә еллар дәвамында Татарстан һәм Финляндия арасында мәдәни элемтәләр арткан һәм ныгый барган", дип сөйләде Даһер.
"Быел Финляндия бәйсезлегенең йөз еллыгы билгеләнә. Фин татарлары өчен дә бу вакыйга шактый мөһим. Безнең берлек кешеләре төрле дини һәм мәдәни диалог турында төрле чараларда, түгәрәк өстәлләрдә катнаша. Диалог безнең өчен бик мөһим", ди ул.
Ахырда кунак тамашачыларга киңәш биреп калдырды: "Минем сезгә теләгем шул булыр иде: Казанда, Татарстанда татар телен ныгытыгыз, ул артсын һәм яшьләр үзара татарча сөйләшсен. Чөнки без, Финляндия татарлары, үз телебезне оныткан булсак, Татарстан белән бүгенге кебек аралаша алмас идек", диде Окан Даһер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев