Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фирдүс Тямаев Илһам Шакиров хөрмәтенә бер зал халык белән аның җырларын башкарган

Фирдүс Тямаев Илһам Шакиров белән хушлашырга килгән.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Илһам Шакиров хөрмәтенә ике көн рәттән концертларында бөек җырчының "Идел буе каеннары" һәм "Карурман" җырларын башкарган.

"Бер зал халык миңа кушылып Илһам абый җырын башкарды. Кичә акапелло "Карурман"ны да башкардым", - ди Фирдүс Тямаев "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Концертлар Саратов өлкәсендә барган.

Фирдүс Тямаев Илһам Шакиров белән хушлашырга килгән. "Бүген татар милләте өчен бик кайгылы көн", ди Фирдүс Тямаев.



Ул балачагында Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировның ниндидер бәйрәмдә алар авылына килгәнен, үзенең урындыкка басып аларга җырлап күрсәткәнен хәтерли.

Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме хәзерге вакытта Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры залында бара. Бөек җырчының җәсәде куелган сәхнә яныннан өзлексез халык агымы үтә.

Илһам Шакиров белән хушлашуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Салават Камалетдинов, Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев