Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Халыкара университет спорты федерациясе FISU Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үзенең югары бүләген - Жан Птижан медален тапшырды. Бу турыда FISU матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов FISU инициативаларын, шул исәптән FISU Volunteer Leaders Academy башлангычларын да даими хуплап килә. Моннан тыш, ул Универсиада-2013 әзерлеге өчен төп рольне башкарды. "Шәһәр Универсиада мирасын кулланып, башка югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итте. Шулар арасында су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, быелгы футбол буенча дөнья чемпионаты", диелгән FISU хәбәрендә.

  • Жан Птижан медале 2013 елда булдырылды. Ул Халыкара студентлар конфедерациясенә нигез салучы, Париждагы беренче Бөтендөнья университет уеннарын оештыручы француз педагогы исеме белән аталган.

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев