Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фән һәм хакимият вәкилләре коррупциягә каршы көрәшү алымнарын эзли

Татарстан башкаласында «Коррупциягә каршы тору диалектикасы» дигән VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.

Татарстан башкаласында Казан инновация университеты базасында «Коррупциягә каршы тору диалектикасы» дигән VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Фән һәм хакимият вәкилләре уртак тырышлык белән әлеге күренешкә каршы көрәшү алымнарын эзли.

«Хәзерге вакытта фән вәкиле буларак безнең миссия – хакимиятне коррупциягә каршы торуда нәтиҗәле чаралар күрергә этәрү», - диде Казан инновация университетының фәнни эшләр буенча проректоры Игорь Бикеев.

Ул шулай ук галимнәрнең республика эшкуарлары арасында сораштыру үткәрүе хакында сөйләде – респондентларның 40 проценты коррупцион гамәлләрдә катнашуына бәйле сорауга җавап бирүдән баш тарткан.

Моннан тыш, Игорь Бикеев үз күзәтүләре белән дә уртаклашты – Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге, Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, коррупциягә каршы хартия бастырып чыгарган.

Татарстанда коррупциягә каршы көрәшү өчен актив рәвештә электрон әйләнеш системасы гамәлгә кертелә, бу исә гражданин һәм түрә арасында шәхси элемтәләрне мөмкин кадәр киметергә мөмкинлек бирә.

«Бүген ачыклыкны тәэмин итү өчен күп эшләр башкарылды. Элек күп нәрсәләргә күз йомсак, хәзер барысы турында да ачыктан-ачык сөйлибез. Җәмәгать эшендә катнашучылар һәм битараф булмаган гражданнар ярдәмендә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча да, күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә ирештек», - диде ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Гатин.

Фото: Александр Елисеев/Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев