Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәнис Җиһанша рус телендә уйный башлый

«Театр на Булаке» театры Э.Э.Шмиттның «Мсье Ибрагим» трагикомедиясендә уйнарга татар артистын чакырган.

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша рус телендә уйный башлаячак. Үзенең «Театр на Булаке» театры спектаклендә катнашачагы турында «Татар-информ» хәбәрчесенә актер үзе хәбәр итте.

«Театр на Булаке» театры үз репертуарында уңышлы барган әсәрләренең берсен яңадан сәхнәгә кайтара – Э.Э.Шмиттның «Мсье Ибрагим» трагикомедиясен яңартып чыгара. 28 сентябрь көнне театрда премьера. Ибраһим ролендә Камал театрыннан чакырылган артист Фәнис Җиһанша уйнаячак. Спектакльне Искәндәр Нуриҗанов чыгара һәм үзе үк уйный да.

Рус телендә уйнарга алыну сәбәбен Фәнис Җиһанша пьесаны бик яратуы һәм бик чакырулары белән аңлата. «Аларның бу рольдә уйнаган актерлары киткән. Бу рольдә сезне генә күрәбез дип тәкъдим белән чыккач баш тарта алмадым инде», - ди актер.

  • Камал театры актеры Фәнис Җиһаншаның театрдагы төп рольләренең берсе – Хуҗа Насретдин образы.

Фото: Рамиль Гали/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев