Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фото: Казан – Оренбург юлында савыт-саба төялгән зур йөк машинасы янган

Гадәттән тыш хәл Баулы районында Казан – Оренбург юлының 398нче чакрымында килеп чыга

Татарстанның Баулы районында Казан – Оренбург юлының 398нче чакрымында савыт-саба төялгән зур йөк машинасы янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Баулы районында йөк машинасы януы турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына кичә 5.43 сәгатьтә килә. Урынга «Новозареченск» аерым посты янгын сүндерүчеләре юл тота. Алар иртәнге 6га янгынны тулысынча сүндерә.

Автомобильгә ут кабуның башлангыч сәбәбе – транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев