Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләрендә кооперативлар булдыру бурычын билгеләде

Парламент башлыгы семинар-киңәшмәләрнең әһәмиятен билгеләп узды.

"Һәр авыл җирлегендә, ким дигәндә, 2-3 кооператив булдыру" - Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Буада авыл җирлекләре башлыклары өчен зональ семинар-киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

"Мондый семинарларның нәтиҗәсен күрәбез. Беренчедән, бу аларны өйрәтү, бүгенге таләпләрне җиткерү мөмкинлеге. Авыл җирлекләре башлыкларының базар шартларын, мөмкинлекләрне аңлый торган кеше булуын телибез. Авылда эшлекле кешеләрнең активлыгын күтәрү зарур. Икенчедән, башлыклардан эш күрсәткечләре буенча сорауны арттырабыз, ни өчен дигәндә, Президент программалары белән республика бюджетыннан мөмкинлекләр арттырыла. Бу күпкырлы мәсьәлә, авылдагы халыкны саклап калып, эш белән тәэмин итеп, алар үстергән продукцияләрен шәһәрдә сатып, тормышларын уңайга салырга исәп. Районнарда, авылларда кооперативлар төзү мәсьәләсен күтәрдек. Элек бер генә - республика кулланучылар кооперациясе генә бар иде", - дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

Аның сүзләренчә, һәр авылның үзенең кечкенә генә кооперативы төзелү файдага булачак. "Кемдер сөт җыя, кемдер ит җыя, кемдер терлеккә катнаш азык китереп, чебеш сатып, шулай эшләсәләр, халык та аларга ышаначак. Бу бит читтән килгән кемдер түгел, алдап китә алмый. Шундый кооперативлар төзү бурычын куйдык", - диде.

 

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, кооперативларның бераз артуы күзәтелә, әмма әле җитәрлек түгел. Ул бүген аларның саны 100 дән артык булуын әйтте.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев