Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия”гә кабул итүгә тагын да таләпчәнрәк караячакбыз

Татарстан делегациясе “Бердәм Россия” әгъзаларына этика кодексы кертү тәкъдимен хуплады.

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге партиягә кандидатлар сайлауны катгыйландарачак. Бу партия сафларын әхлакый яктан түбән әгъзалар кабул итүдән саклаячак. Бу хакта Мәскәүдә партия съезды йомгакларында Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Кызганыч, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары арасында Мәскәүдә һәм төбәкләрдә партия дисциплинасын бозучылар, хокук бозучылар һәм хәтта җинаять кылучылар бар. Һәм без партияне андый әгъзалардан чикләргә телибез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул “Бердәм Россия” Татарстан бүлегенең илдә тулы аудит үткәргән бердәнбер бүлек икәнлеген әйтте.

“Беләсезме 17 ел эчендә күпме кеше партиядән китте, башка төбәкләргә күчте, бу дөньядан китте? Ревизия йомгаклары буенча, безнең партия оешмасы 12 мең кешегә кимеде. Ел ярым эчендә без партия әгъзаларын 128 меңгә кадәр диярлек тулыландырдык”, - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.
 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X