Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Без беренчеләрдән булып пенсионерларны яклау турында карар кабул иттек

Дәүләт Советы Рәисе 60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар өчен ташлама билгеләү вакыты озайтылганын искәртте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, пенсия реформасы белән бәйле рәвештә, Татарстанның беренчеләрдән булып пенсионерларны яклау турында карар кабул иткәнен искәртте. Бу хакта ул бүген журналистларга матбугат конференциясендә әйтте.

“Пенсия реформасына ияләндерү өчен, 60 яше тулган ир-атларга һәм 55 яше тулган хатын-кызларга ташламалар билгеләү вакытын озайттык», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин пенсия реформасының илдәге сәяси оппонентларда зур реакция уятканын да әйтте. “Ләкин, минемчә, бу эш күпмедер вакыттан соң илдә коллапс чыкмасын өчен эшләнде”, - ди ул.

Парламент рәисе, озак эшләп, урыннардагы бюджетларга акча китергән кешеләрнең картлыгын яклау һәм аларның “көмеш” яшьтә лаеклы тормышын тәэмин итү бурычы торганын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин 2018 елда зур дискуссия, борчу уяткан катлаулы мәсьәләләрне яктырткан журналистларга рәхмәтен җиткерде. “Туган телләр һәм дәүләт телләре буенча федераль үзәк белән эшләдек. Пенсия реформасы буенча да эш алып бардык. Болар барысы да вазгыятьне катлауландырмас өчен эшләнә”, - диде.

  • 2018 елның июнь уртасында Россия Хөкүмәте пенсия яшен хатын-кызлар өчен 60 яшь, ир-атлар өчен 65 яшь итеп акрынлап арттыруны хуплады. Пенсия системасы реформасын 2019 елдан башларга, 2034 елга төгәлләргә планлаштырыла. 

 

Фото: Султан Исхаков/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев