Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Без бит чүпне космоска да җибәрә, океанга да батыра алмыйбыз

Чүп яндыру заводлары төзелеше белән бәйле закон проекты кире кагылды.

Бүген Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проектын кире какты. Аны КПРФ депутаты Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде.

Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен тыюга һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашмавына кагылышлы иде. Депутат фикеренчә, әгәр заводның урнашу аралыгы закон проектындагыча булса, проблема болай кискен тормас иде. Прокофьевның чыгышында аның чүп яндыру заводларына каршы булуы ярылып ята иде. Тик Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин альтернатива буларак башка нәрсә тәкъдим итәргә кушкач, бүтән идеяләр ишетелмәде.

«Альтернатива эзләргә кирәк. Без бит чүпне космоска да җибәрә, океанга да батыра алмыйбыз. Алга таба да җыя алмыйбыз. Россия һәм Татарстан чүпкә баткан. Бу мәсьәләгә беркайчан җитди мөнәсәбәт булмады. Урманнар һәм кырлар чүп-чар белән тулган», - диде Мөхәммәтшин. Ул чүп яндыру заводыннан башка бүтән чара күренмәвен әйтте. Токиода чүп яндыру заводлары белән танышуын, анда бернинди проблема күрмәвен белдерде. «Безгә чүп-чарны аерып җыю турында уйларга кирәк. Кешеләрнең менталитетын үзгәртү зарур. Бөтен кеше кирәк түгел дип каршылык күрсәтә, ә беркемдә дә бүтән тәкъдим юк. Безгә иң яхшы технологияне сайларга кирәк. Бу мәсьәләне сәясиләштермәскә. Хәзер баш тартсак, башка җирдә төзеп куярлар, ә без чиләк һәм ләгән күтәреп йөрербезме…» - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Закон проектын яклап та, аңа каршы да чыгыш ясаучылар булды. Депутатларның 64 проценты закон проектын кире кагу өчен тавыш бирде.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев