Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Бүген халыкка карата игътибар җитми

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе яңа чакырылышта да гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшкә игътибарлы булырга өндәде.

Бүген халыкка карата игътибар җитми. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 49нчы утырышта шул хакта әйтте. Ул бишенче чакырылыш эшенә йомгак ясау чыгышында гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эш турында сөйләде.

«Без моңа Татарстан прокуроры белән Лаешка чыккач инандык, шушы мәсьәләне карадык. Бүген кешеләргә карата игътибар җитми, кире кагалар, кешене үз предприятиесе, җитәкчесе, я район башлыгы тирәсендә бөтереп торалар. Хакимияткә ышанычлары бетә, хакимиятнең абруе төшә. Лаешта бу темага җитди сөйләштек. Ышанам: яңа чакырылышта да бу эш дәвам итәр», - диде Мөхәммәтшин.

Ул «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» закон кабул ителгәнен әйтте.

«Закон кысаларында һәр сишәмбе кабул итү көне буларак билгеләнде. Шул рәвешле, төрле ранг җитәкчеләренең җаваплылыгын легальләштердек. Мәсәлән, Магановның да кабинетында сишәмбе 14.00-16.00дә кабул итәм дип язылган, ул шул вакытта эш урынында булып, кабул итәргә тырыша. Шулай ук, башка ваграк берләшмәләр, предприятиеләр дә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул биш ел эчендә үз адресына халыкны кабул итеп, ярдәмен күрсәткән депутатлар турында 264 хат килгәнен әйтте. «Сезгә моның өчен зур рәхмәт. Сез ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышкансыз», - диде парламент башлыгы.

Депутатлар биш ел эчендә гражданнардан, иҗтимагый һәм юридик оешмалардан барлыгы 62 меңнән артык мөрәҗәгать һәм шикаятьне караган.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев