Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте

Сез тормышыбызның барлык тармакларында югары үрләргә ирешеп кенә калмыйсыз, гаилә учагын да саклыйсыз, йортка ямь өстисез, диде парламент башлыгы.

Татарстан Дәүләт Совет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, дип хәбәр итә Татарстан парламентының матбугат хезмәте.

«Кадерле хатын-кызлар!

Ел саен озын, салкын кыштан соң тәүге тамчылар тамарга керешкәч, гүзәллек һәм наз, үзгә бер шатлыклы кәеф тулы искиткеч бәйрәм белән табигатьтә яз башлана.

Үзе дә язны хәтерләткән хатын-кыз тормыш башлануын, аның гармониясен һәм бу дөньяда булган барлык яхшы әйберләрне гәүдәләндерә. Сез тормышыбызның барлык тармакларында югары үрләргә ирешеп кенә калмыйсыз, гаилә учагын да саклыйсыз, йортка ямь өстисез, иң мөһиме – бездә, ир-атларда, оптимизм һәм үз көчебезгә ышаныч уятасыз.

Сезне зирәк, түзем булганыгыз, безне яратканыгыз һәм аңлаганыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, гел яшь һәм матур булып калуыгызны, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек телим! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!» - диелә тәбрикләү сүзендә.

Фото: архив tatar-inform

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев