Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстаннан фронтка киткән 700 мең кешенең яртысына якыны яу кырында ятып калуын искәртте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Горький паркы янындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйды. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.

«Күркәм гадәткә кергәнчә, без бу көнне әлеге мәйдандагы Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышында ил азатлыгын яклап һәлак булган солдатларны, фронттан кайтып халык хуҗалыгын аякка бастырган фидакяр затларны һәм тылда Җиңү таңын якынайтуга зур өлеш керткән хезмәтчәннәрне искә алабыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе күпмилләтле республика халкының Җиңү өчен күп нәрсә эшләвен искәртте.

«Татарстаннан 700 меңнән артык кеше яу кырына китте. Аларның күбесе орден-медальләр белән бүләкләнде, Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек булды. Яртысына якыны сугыштан өйләренә әйләнеп кайтмады. Без аларны зур хөрмәт белән искә алабыз», - дип билгеләп үтте ул. 

Фото: Динара Прокопьева

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев