Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйды

Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинг узды.

Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан студентлар һәм Татарстан милли-мәдәни мохтариятләренең яшь вәкилләре М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйды. Акциядә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан митингта катнашучылар фашизмга каршы көрәштә яу кырында ятып калган солдатларны бер минут тынлык белән искә алды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Татарстан халыклар Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.

«Узган еллардагы кебек үк, Татарстан халыклар Ассамблеясының яшьләр бүлеге вәкилләре, студентлар яу кырында ятып калган солдатлар, тылда алны-ялны белми эшләгән, Җиңү таңын якынайткан фидакарьләрне тирән хөрмәт белән искә ала, аларга чәчәкләр китерә, - диде ул. - Без бүген илебез гражданнарын гына түгел, фашизмга каршы көрәшкән партнерларыбызны да искә алабыз».

Парламент башлыгы Татарстанның әлеге Җиңүгә гаять зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Республика халкының дүрттән бере диярлек сугышка киткән. Калганары – өлкәннәр, хатын-кызлар, яшьләр – басуларда һәм фермаларда, сәнәгать предприятиеләрендә эшләгән. Кызганыч ки, Татарстанда 350 меңгә якын кеше сугыштан әйләнеп кайтмаган, яу кырында ятып калган», - дип искәртте ул.

Акция ахырында милли-мәдәни мохтарият вәкилләре төрле телләрдә сугышка багышланган шигырьләр укыды. 

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев