Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин комсомолның йөз еллыгына Татарстан Милли музеенда күргәзмә ачты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе үз вакытында комсомол оешмасында уңышлы яшьләр тора иде диде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ВЛКСМга нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли музеенда “Комсомол тарихы — ил тарихы” күргәзмәсен ачты.

“Ил үсешендә шушындый тарихи вакыйгалар булу сөенечле. Комсомол оешмаларында үз вакытында уңышлы яшьләр тора, тәрбияләнә, үсә иде”, - диде Дәүләт Советы рәисе музейда шушындый күргәзмә әзерләнүенә рәхмәт белдереп.

Экспозициядә Татарстан комсомолларының эше, хезмәт уңышлары белән дан тоткан төзелеш отрядлары турында сөйләнә.

Күргәзмә 24 ноябрь киченә кадәр эшли.

  • Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр оешмасы КПССка кадрлар резервы буларак төзелә.
  • ВЛКСМ 1991 елның сентябрендә эшләүдән туктый. 70 ел эчендә комсомол сафларында 200 миллионлап яшь кеше тәрбияләнә.

Фото: Прокопьева Динара

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев