Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Парламент дәресе - халык кыйммәтләрен саклауның яңа формасы ул

Барлык мәктәпләрдә «Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге - республиканың төп байлыгы» дип аталган парламент дәресләре була.

 Быел республиканың барлык мәктәпләрендә 15-20 февральдә парламент дәресләре үткәрелә. Ул республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана, бу — этник кыйммәтләрне саклауның яңа формасы. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан укытучылары белән очрашуда шул хакта әйтте.

«Глобальләшү һәм унификациянең заманча процесслары территориаль чикләрне юды. Миграцион агым арту, шулай ук мәгълүмат челтәрләре үсү нәтиҗәсендә мәдәният, традицион кыйммәтләр югала баруы күзәтелә. Бу безне уйланырга, этник кыйммәтләрне трансляцияләүнең яңа формаларын эзләргә мәҗбүр итә», — диде парламентарий. 


Тел, милли мәдәни тәңгәллекне ретрансляцияләү коралы буларак, аеруча зур әһәмияткә ия, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре, парламент дәресләрен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучы педагоглар белән очрашты. 


Быел «Татарстан — уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге — республиканың төп байлыгы» дип аталган парламент дәресләре узачак. 

Парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалары, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) конкурслары уза. Конкурсларга йомгак гадәттәгечә апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак. 

Фото: Татарстан республикасы дәүләт советы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев