Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан халкы праймеризны уңай бәяли

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Дмитрий Медведевка башлангыч таввш бирү ничек узганын сөйләде.

Гомумән алганда, Татарстан халкы праймеризны уңай бәяли. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Россия Премьер-министры, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведев белән видеоконференция режимында элемтә барышында шулай дип әйтте.

Ул праймеризда төрле яшьтәге кешеләр катнашканын билгеләп узды. "Үзем берничә мәйданчыкны йөреп чыктым, халык белән очраштым. Җәмгыятьтә башлангыч тавыш бирүгә уңай бәя күзәтелә", - диде Мөхәммәтшин.

"Партиянең алдан тавыш бирү процессы Татарстанда бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Саннар сөендерә, 2016 белән чагыштырганда, алар берникадәр югарырак, динамика яхшы. 2,5 млн сайлаучының 13,5 проценты яки 400 меңгә якын кеше бүген счет участокларына килде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе праймеризда катнашу өчен 237 гариза тапшырганын әйтте. Ул дебатларның да кызыксыну уятканын билгеләп узды. "Дебатлар кызыклы үтте. Җәмгыятьтәге проблемалар буенча яхшы гына тәкъдимнәр һәм аларны хәл итү юллары яңгырады", - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин, республика халкы фикерен исәпкә алып, кандидатлар командасы формалашачагын искәртте. Аларны партия яңа чакырылыш Дәүләт Советына сайлауга тәкъдим итәчәк. "Безнең команда республика һәм ил алдында торган катлаулы бурычларны да уңышлы хәл итәчәк", - дип ышандырды.

Дмитрий Медведев Фәрит Мөхәммәтшинга праймериз турында сөйләгәне өчен рәхмәтен җиткерде. "Рәхмәт, Татарстанда башлангыч тавыш бирү ничек оештырылганы турында җентекләп сөйләдегез. Хәтта бер сорау да тумады бездә", - диде.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X