Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районы Сабан туенда катнашты

Парламент башлыгы районның алдынгы кешеләренә дәүләт бүләкләре һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районы Сабан туенда катнашты. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны сәламләп Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуйны көтеп алынган һәм хәзерге вакытта төрле халыкларны һәм континентларны берләштерүче бәйрәм диде.

“Сабантуй телне, мәдәни кыйммәтләрне саклап калырга ярдәм итә. Татарстаннан яки районнан читтә яшәүчеләр үз туганнары, дуслары белән очрашу өчен, халык җырларын тыңлау өчен Сабантуйга кайта. Сабантуйларны алга таба да үткәрәчәкбез. Бу халыкны берләштерү өчен бөек эш”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентының сәламләвен дә укыды. Сабантуй күпмилләтле Татарстандагы төрле тантаналар арасында аерым урын алып тора, диелә сәламләүдә.

Парламент башлыгы районның алдынгы кешеләренә дәүләт бүләкләре һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Бәйрәмдә Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук татар блогерлары белән дә очрашты.

Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев