Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: ТР Конституциясенең потенциалы бик югары, ул күп кенә сорауларга җавап бирә

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрле милләт һәм дин вәкилләре тату яши торган мультимәдәни җәмгыять моделен төзүгә Татарстан Конституциясенең йогынтысы турында сөйләде.

Татарстан төрле милләт һәм дин вәкилләре тату яши торган мультимәдәни җәмгыять моделен төзү буенча бөтен дөнья өчен үрнәк булып тора. Бу эштә Татарстан Конституциясенең роле бармы?

- Республика Конституциясе хакимиятнең халык һәм һәр кеше, һәр гражданин алдындагы җаваплылык принцибын билгеләде, Татарстан дәүләтчелеге һәм демократиясенең алга таба үсешенә ныклы нигез салды. Бу тарихи-рухи-әхлакый гуманизм, дуслык, үзара ярдәмләшеп, борынгы җиребездә гомер итүче татар, рус һәм башка тугандаш халыкларга ярдәм итүдән башка мөмкин булмас иде. Конституция Татарстанда яшәүче барлык Россия гражданнарын берләштерде. Халык тарафыннан ул стратегик характердагы мөһим документ буларак кабул ителде һәм кешеләрдә үзләренең һәм республиканың киләчәгенә ышанычын арттырды, хакимият институтларына булган ышанычларын да ныгытты.

Конституциядә без дин дәүләттән аерылган, дип яздык, әмма без, нинди дин тотуларына карамастан, дин тотучы халык өчен шартлар тудырабыз. Без ясаган тагын бер адым – Казан Кремленең кечкенә генә территориясендә “Кол Шәриф" мәчетен торгыздык һәм Благовещение Соборын реставрацияләдек. Шикләнүчеләр күп булды, әмма без дөньяга православие һәм мөселманнарның үзара тыныч яши алуын күрсәттек.

Фото: пресс-служба Госсовета РТ

Чыганак: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев